Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 декабрь 2018, 13:58

Штәнде кызы „Урал батыр” эпосын иң яхшы укучылар исәбендә

Штәнде урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Юлия Асрарова „Урал батыр” эпосын укучыларның Халыкара бәйгесендә икенче урын яулаган.

Штәнде урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Юлия Асрарова „Урал батыр” эпосын укучыларның Халыкара бәйгесендә икенче урын яулаган.
Башкорт халык эпосы „Урал батыр”ны яттан сөйләүчеләр бәйгесе ел саен үткәрелә. Ике ел элек ул Халыкара конкурсы статусын алды. Яшь чәчәннәр конкурсында республикабызның сәләтле укучылары белән беррәттән, Һиндстан, Израиль, Франция, Монголия. Германия hәм Үзбәкстаннан укучылар катнашкан.
Быел бәйгедә каинашучылар саны 500дән артык. „Урал батыр” эпосы 42 телдә яңгырады. Штәнде урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Юлия Асрарованың җиңүчеләр сафында булуы безнең өчен шатлыклы хәбәр. Юлия рус телендә әсәрдән өзек укыган. Укытучысы Альбина Фәссахова билгеләвенчә, Юлиянең образга кереп сәнгатьле итеп сөйләве жюри тарафыннан югары бәhаланган. Тәбрикләү тантанасында БР ЮНЕСКО эшләре буенча баш белгече Людмила Богуславская катнашкан. Бәйгедә катнашучыларның югары дәрәҗәдә әзерлек белән килгәннәрен билгеләгән. Чыгышлар кубыз, думбра, курай hәм башка уен кораллары белән дә озатылып барган.

Юлияне hәм аның укытучысы Альбина Фәссахованы мондый мәртәбәле бәйгедә җиңүләре белән без дә котлыйыз. Арытабан да уңышлар телибез.
Читайте нас: