Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 декабрь 2018, 13:54

Балтач районы кызы Халыкара фестивальдә җиңү яулаган

Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе укучысы Алсу Садыкова, Казанда үткән БДБ илләре төрки телле халык һәм Русия халкы әдәбияты буенча укучылар һәм студентлар арасында оештырылган Халыкара фестивальдә катнашкан һәм яхшы нәтиҗәгә ирешкән.


Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбендә белем алган тагын бер укучы районыбыз дәрәҗәсен Халыкара күләмдә күтәрде.

Алсу Садыкова, татар теле һәм әдәбияты укуытучысы Рима Мансурова җитәкчелегендә, Казанда үткән БДБ илләре төрки телле халык һәм Русия халкы әдәбияты буенча укучылар һәм студентлар арасында оештырылган Халыкара фестивальдә катнашкан һәм югары нәтиҗәгә ирешкән.
Фестивальнең төбәк туры октябрь аенда үткән. Казан федерарль университеты базасында оештырылган бу бәйгедә катнашу өчен Русия Федерацясенең 11 республикасыннан һәм БДБнең 4 иленнән югары сыйныфларда һәм югары уку йортларында белем алган 2 меңнән артык укучы һәм студент катнашырга теләк белдергән булган. Студентлар бу бәйгедә фәнни эшләр белән чыгыш ясаса, мәктәптә белем алучылар эссе тәкъдим иткән. Алсуга җиңү җиңел генә килмәгәнлеге күренеп тора.
Фестивальнең төбәк турында җиңүчеләрне йомгаклау этабына да чакырганнар. Бу этапта финалистларга телдән һәм язма рәвештә тәрҗемә ясау осталыгы буенча сынау тотарга туры килгән. Алсу Садыкова бу сынауны уңышлы тоткан.


Фестивальнең йомгаклау тантанасына Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Алтай, Башкортстан, Бурят, Кабарды-Балкар, Калмык, Коми, Мордва, Татарстан, Хакас, Чуваш, Саха республикалары конкурсантлары конкурсантлары милли киемнәрдә килгән.
Алсу Садыкованы дәрәҗәле конкурста җиңүе белән котлыйбыз. Бу җиңү аңа киләчәген уңышлы корырга ярәм итүен телибез!


(Фотолар Инстаграмнан ).

Читайте нас: