Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 ноябрь 2018, 18:46

Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Эмма Хижәпова экология мәсьәләләренә кагылышлы ачык дәрес үткәрде

Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Эмма Хижәпова экология мәсьәләләренә кагылышлы ачык дәрес үткәрде

Балтач укучылары экология мәсьәләләрен узләштерә.

Тирә-як мохитнең тазалыгы, чисталыгы турыдан-туры сәламәтлеккә бәйле. Кеше факторы монда иң тоемлысы. „Экологик белем атналыгы” кысаларында Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә 7 „б” hәм 9 „6” укучылары катнашлыгында узган дәрес табигатьне саклауга өндәде.
Дәрестә БР Экология министрлыгының Бөре территориаль комитеты әйдәүче белгеч-эксперты, Башкортстанның атказанган экологы Рифат Сафин быелгы елда узган өмәләргә, экологик акцияләргә тукталды. „Чиста Танып” акциясе кысаларында үткән чараларда балтачлыларның актив кушылулары хакында бәян итте. Алда торган яңалык— көнкүреш калдыкларын урнаштыру хакында да ул укучыларга аңлатты. Район территориясендә санкцияләнгән 69 чүплек бар. Шулар рекультивацияләнәчәген, чүпләрне Дүртөйле шәhәре полигонына ителәчәген хакында сөйләде. Бу хакта сез ата-аналарыгызга сөйләгез, тирә-юньдәгеләргә аңлатыгыз дип билгеләде ул.
Биология укытучысы Эмма Хиҗәпо ва ике сыйныф укучылары арасында тереклек дөньясын белүгә викторина уздырды. Ни өчен крокодил елый, җир шарында иң зур hәм иң кечкенә кош, кайсы кошның оясы ахырда ризык буларак кабул ителә hәм башка күп кенә сорауларга укучылар җавап кайтарды. Укучылар шигырьләр әзерләделәр. Атмосферага зарарлы матдәләр эләгүенең никадәр аянычлы булуы хакында видоесюжет күрсәтелде.

Читайте нас: