Балтач таңнары
+12 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Мәгариф
23 Ноября 2018, 13:45
Штәнде урта мәктәбе укучысы Русиянең 100 инша авторы буларак танылган
Штәнде урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Ирина Хакова, Бөтенрусия иншалар конкурсы-2018 бәйгесендә катнашып, Русиянең иң яхшы 100 инша авторы буларак танылган.
Добавить в предпочтительные источники Google
Бөтенрусия иншалар конкурсы-2018 бәйгесендә катнашып, Штәнде урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Ирина Хакова, Русиянең иң яхшы 100 инша авторы буларак танылды. Шушы көннәрдә алдынгы укучы рус теле hәм әдәбияты укытучысы Альбина Фәссахова белән Мәскәү шәhәрендә тәбрикләү тантанасында булып кайттылар.
Ирина Хакова укытучысы җитәкчелегендә „Минем белән сөйләш әле, солдат” дигән темага инша язган. Эшендә авылдашы— Әфган солдатының кичерешләрен тасвирлаган. Сугыштан соң да үз-үзен югалтмаган солдатның тыныч тормышта балалар үстерүе, эшендә алдынгы сафта булуы чагылыш тапкан. Инша локаль сугышка бәйле саннар, фотографияләр, истәлекләр белән баетылган.Үзенең якын дустын югалткан мәлләр, 200нче йөк хакында телгә алынган. Тынычлыкның кадерен белергә өндәү сызык өстенә алынган
Конкурс дүртенче тапкыр үткәрелә. Аны Русиянең Мәгариф министрлыгы каршындагы гомум белем бирү өлкәсендәге дәүләт сәясәте департаменты оештыра. Ирина Хакованың иншасын республикада гына түгел, илебез башкаласында да югары бәhалыйлар. Экспертлар билгеләвенчә, 10-11 сыйныф укучылары арасында язылган иншалар арасында райондашыбызның эше үзәккә үтә торганнарның берсе була. Җиңүчеләрне Русия Федерациясенең Һәмәгать палатасында котлау чарасына чакыралар. Мәскәүгә 61 субъекттан иң яхшы инша авторлары җыела.
Алдынгы укучыларны РФ Мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина тәбрикли. Авырлыклардан курыкмый, hәрвакыт алга барырга өнди. Конкурс һиңүчеләренә истәлекле бүләк — бәйге символикасы белән статуэтка hәм 100 иншаны үз эченә алган һыентык тапшыралар.
Илнең иң талантлы укучылары белән бер мәйданга җыелу зур шатлык булса, илебез башкаласына бару, истәлекле урыннар буйлап сәяхәт кылу, Мәскәү планетарийында булу Ирина Хаковага гомерлеккә онытылмаслык тәэссоратлар өстәгән. Киләчәктә сәламәтлек саклау өлкәсе белән язмышын бәйләргә ниятләгән Иринага алдынгы сафларда атларга насыйп булсын.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"