Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 ноябрь 2018, 20:02

Балтач районы мәктәпләре укучылары да Республика Башлыгы премиясенә лаек була ала

Халыкара, бөтенрусия һәм төбәкара фән олимпиадларында, конкурсларда җиңгән балтачлылар да Башкортостан Республикасы Башлыгы премиясенә лаек була ала.

Тик моның өчен халыкара, бөтенрусия һәм төбәкара фән олимпиадаларында җиңү яуларга кирәк.


Башкортостанда халыкара, бөтенрусия һәм төбәкара фән олимпиадалары җиңүчеләрен, призерларын, шулай ук аларны әзерләгән укытучыларны матди яктан дәртләндерү турында карар кабул ителде. Тиешле указга Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйган.


Документҡа ярашлы, 2018 елдан «укучыларның интеллектуаль сәләтен үстерүгә юнәлтелгән халыкара, бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадаларыы (конкурслары) җиңүчеләренә һәм призерларына, шулай ук аларны әзерләгән укытыучыларға Башкортостан Республикасы Башлыгының еллыҡ премияләре булдырыла».


Олимпиада җиңүчеләре һәм аларны әзерләгән педагоглар өчөн премия күләме һәр береһенә 60 мең һум тәшкил итә. Призерларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга 30 мең сум тапшырыла.


Олимпиадалар мәгариф өлкәсендәге федераль башкарма власть органннары боерыклары белән расланган олимпиадалар исемлекләренә кертелгән булырга тиеш.


«Берничә олимпиада җиүчеләренә һәм (яки) призерларына премия һәр казаныш өсөн аерым түләнә», тип билгеләнә указда.


Чыганак: "Торатау".
Читайте нас: