Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 ноябрь 2018, 11:42

„Бердәм Русия” партиясенең „Балалар спорты” программасы чикләрендә Югары Карыш урта мәктәбенә заманча спорт залы булдырылды

„Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең матур башлангычлары Балтач районы мәктәпләрендә белем алучы яшь буын вәкилләре өчен дә тоемлы. „Балалар спорты” проекты чикләрендә Нөркә һәм Иске Тимкә авылларында авыл мәдәният йортлары залы урындагы белем учаклары өчен заманча спорт заллары итеп үзгәртелде. Шушы көннәрдә мондый шатлыкны Габдулла Галиев (Батырша) исемендәге Югары Карыш урта мәктәбе укучылары кичерде.

„Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең матур башлангычлары Балтач районы мәктәпләрендә белем алучы яшь буын вәкилләре өчен дә тоемлы. „Балалар спорты” проекты чикләрендә Нөркә һәм Иске Тимкә авылларында авыл мәдәният йортлары залы урындагы белем учаклары өчен заманча спорт заллары итеп үзгәртелде. Шушы көннәрдә мондый шатлыкны Габдулла Галиев (Батырша) исемендәге Югары Карыш урта мәктәбе укучылары кичерде.
Мәктәп директоры Рита Кәшфуллина белдерүенчә, 2018—2019нчы уку елында 7 авылдан 120дән артык бала белем алган белем учагындагы спорт залы еллар узу белән бүгенге көн таләпләренә җавап бирми башлаган, салкын булган. Яңа проект ярдәмендә бу мәсьәлә хәл ителгән.
Подрядчы оешма — шәхси эшкуар Артур Гыйльванов эшчәннәре 9х24 метр зурлыктагы залның түшәмен, стеналарын агарткан, идәнен буяган, алты тәрәзәне заманча тәрәзәләргә алыштыруны тәэмин иткән. Тәрәзәләрнең барысының да бер өлеше ачыла торган итеп эшләнгән.
Капиталь ремонттан соң спорт залын тантаналы ачу уңаеннан карышлылар кичергән шатлыкны уртаклашырга кунаклар да килгән иде. Ал тасма киселеп залга үткәннән соң, „Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе Секретаре Расих Акберов, партиянең урындагы бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев, район мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова, Артур Гыйльванов чыгыш ясадылар, укучыларга, укытучыларга җылы теләкләрен җиткерделәр, залның үсеп килүче буын игелегенә озак еллар хезмәт итүен, бу төбәкне спорт күгендә яңа исемнәр белән танытуын теләделәр. Расих Фәйзелкавый улы спортта матур күрсәткечләргә ирешкән үсмерләргә, балаларны тәрбияләүдә, партия проектларын тормышка ашыруда уңышлы эшләгән белем учагы хезмәткәрләренә „Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсенең, район Хакимиятенең, район Советының Мактау грамоталарын тапшырды. Подрядчы оешма җитәкчесе Артур Әхнәви улы да карышлыларга зур нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде һәм гаиләсе исеменнән мәктәпкә волейбол туплары бүләк итте.
Биредә волейбол, җиңел атлетика, баскетбол, гер спорты кебек спорт төрләре актив үсешә.
Мәктәп директоры Рита Мәүли кызы матур башлангычка җавап итеп яңа җиңүләргә омтылачакларын белдерде.
Соңыннан укучы кызлар спорт флеш-мобы күрсәттеләр. Үсмер егетләр җыелма командалары волейбол буенча дусларча матч оештырды.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.




Читайте нас: