Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 октябрь 2018, 18:25

Иске Тимкә мәктәбендә җылы санузел булачак

Аны тергезүдә укытучылар, ата-аналар бердәм катнаша.

Аны тергезүдә укытучылар, ата-аналар бердәм катнаша.
Иске Тимкә урта мәктәбе бинасында быел ремонт эшләре башкарылган. Ишекләр, өлешләтә тәрәзәләр яңаларга алыштырылган. Әйләнәгә коймалар яңадан тотылган. Әлеге вакытта мәктәпкә җылы санузел эшләнә. Төп бинага өстәп корылачак 8х4 метр зурлыктагы янкорма яңа елга эшләнеп бетәчәк дип көтелә. Аның нигезен укытучылар, ата-аналар өмә белән җыелышып эшләгән.
—Төзелеш өчен җитәрлек күләмдә материал тупланды. Нигезе эшләнеп бетсә, блоктан стенасы өелә башлаячак, — дип безне эш барышы белән таныштырды мәктәп директоры Эльвера Хөрмәтова.
Эшне кызу тота тимкәлеләр. Рөстәм Сәфәров (сулда), Рәфит Дәүләтшин, Ривгать Исламшин, Зөлкиф Зараев, Ильмар Шакиров, Дамир Насыртдинов, Фәрит Сәхәпов, шулай ук бар эшкә дә кулы яткан Филүс Вәсимов вакыт белән исәпләшми, көнозыны объектта эшли.
Читайте нас: