Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 октябрь 2018, 12:07

Иске Тимкә урта мәктәбендә укучыларның туклануы яхшы оештырылган

Биредә 22 ел инде пешекче Галия Шәңгәрәева хезмәт сала.

Биредә 22 ел инде пешекче Галия Шәңгәрәева хезмәт сала.
Агымдагы ук елында көнгә ике тапкыр укучыларга кайнар аш өлгертә ул. Бу балалар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 8 бала да бар. Төшке ашны белем учагындагы 62 укучыга әзерли.
—Блюдоларны төрләндереп әзерли. Ун көнлек меню буенча эшли. Салат, беренче һәм икенче блюдолар, ипи, шикәрле чәйдән укучылар да, ата-аналар да канәгать, — ди мәктәп директоры Эльвера Хөрмәтова.
Күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнгән 13 балага өстәмә азык-төлек бирелә. Кырык бер укучы туклануга акча җыя. Аена 300 сум акчаны ата-аналар теләп түли.
Пешекче Галия Шәңгәрәева иңнәрендә бай тормыш тәҗрибәсе. Бөре кооператив техникумын тәмамлаганнан соң Югары Карыш авылы сылуы 7 ел районның гомум туклану предприятиесендә пешекче, кондитер булып эшләгән. Тормышка чыккан. Соңгы 22 елда язмышы Иске Тимкә авылы белән бәйле.
—Быелгы уку елыннан ярдәмчем Элида Зыятдинова белән эшлибез. Элек ялгызым гына көч салганда авыррак иде. Килешеп, аңлашып эшләгәч, бик күңелле, — ди уңган пешекче Галия ханым Шәңгәрева.
Читайте нас: