Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 сентябрь 2018, 18:50

Тучыбай урта мәктәбендә Көз бәйрәме үткән

Тучыбай урта мәктәбендә узган "Көз бәйрәме" балаларда фантазия байлыгын билгеләгән.


Көз — муллык, байлык ае. Бу чорда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә көзге уңышка багышланган төрле бәйрәмнәр үтә. Тучыбай урта мәктәбендә үткән „Көзге бал” чарасы табигатькә карата сакчыл карашны ныгытты.
Мин быел укытучы буларак хезмәт юлымны башладым. Мәктәп тормышына акрынлап өйрәнәм, мондый чараны тәү тапкыр үткәрүем. Бәйрәмне үткәрүдә укытучыларның һәм укучыларның зур ярдәмен тойдым, 8 сыйныф укучылары: Назгөл Бакирова, Ләйсән Шәртдинова, Алмаз Солтанов һәм Айнур Әхмәдуллиннар үзләрен җаваплы, аларга таянырга мөмкин булуын күрсәтте.
Башка сыйныф укучылары да бәйрәмгә ныклы әзерлек белән килделәр. Табигать материалларыннан төрле сыннар, композицияләр ясадылар. Концерт номерлары тәкъдим ителде. Бәйрәм 5нче сыйныф укучыларының чыгышыннан башланды. Алар тамашачыларга җыр бүләк итте. Аннары төрле конкурслар игълан ителде. Бәйгедә катнашучылар өч предмет ярдәмендә үзләренең сыйныфлары хакында сөйләргә тиеш иде. Арытабан алар кул эшләре белән таныштырды. Күргәзмәдә алмалардан — күбәләк корты, помидор һәм кыярдан чебен гөмбәсе, кабактан мәче һәм башка мавыктыргы әйберләр бар иде.

Көзге муллык бәйрәмендә табышмаклар, сынамышлар күп булды. Әдәбият, музыка буенча да белемнәр тикшерелде. Конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды. Сигезенче сыйныф укучылары — „Гөмбәчеләр” сценкасын, 5нче сыйныф кызлары— заманча бию, 7нче сыйныфтан Ильнара Гафурова— скетч, 6нчы сыйныфтан Нияз Шәяхмәтов татар биюен тамашачы игътибарына чыгардылар.
Жюри чыгышларны бәһалаган вакытта, тамашачылар табышмакларга җавап бирделәр. Көзге муллык бәйрәмендә 7нче сыйныф укучысы Ильнара Гафурова 1нче урынны яулады. Икенче урынны 8 сыйныф тан Ләйсән Шәртдинова һәм 6 сыйныф укучысы Ралина Гәрәева бүлеште. Өченче урынга 9 сыйныф укучысы Алмаз Хәтмуллин һәм 5нче сыйныф укучысы Винер Ситдыйковлар лаек булдылар. Җиңүчеләрне билгеләгәннән соң, барыбызда яшьләр гимнын башкардык.

Матур чараны шигъри юлларга үреп 5нче сыйныф укучысы Сөмбел Бакирова һәм 8 нче сыйныфта белем алган Алмаз Солтановлар алып барды
Читайте нас: