Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 сентябрь 2018, 17:31

Иске Тимкә мәктәбе укучылары спорт белән дус

2018-2019нчы уку елында 62 укучы белем алган Иске Тимкә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар өлеше 16 балага тиң.

2018-2019нчы уку елында 62 укучы белем алган Иске Тимкә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар өлеше 16 балага тиң.
Бүген шушы тарафларга юллангач, урта мәктәпнең спорт мәйданында әйләнә-тирәне бәхетле шау-шуга күмеп пионербол уйнаган укучылар яныннан битараф уза алмадык, яннарына кереп, укытучылары белән әңгәмәләштек.
Мөгаллимә Гөлсинә Хәлиуллина күзәтүе астында дус һәм тату, уен кагыйдәләрен үтәргә тырышып уйнаган малайлар һәм кызлар физкультура дәресенә билгеләнгән вакытның узганын сизми дә калдылар.
—Уникенче сентябрь көнне мәктәп белән ГТО нормаларын тапшырдык. Бәйрәм төсендә үтте. Барыбыз да канәгать калдык, — ди мәктәп директоры Эльвера Хөрмәтова.
Гөлсинә Камил кызы белдерүенчә, белем учагына аяк баскан һәр укучы бәләкйдән спортны үз итә, сәламәт яшәү рәвеше яклы.
Читайте нас: