Утыз алты ел дәвамында башлангыч сыйныфлар укыткан Финария Сәитова, 42 еллык хезмәт стажына ия рус, инглиз телләре укытучысы Лилия Әлетдинова, 37 ел гомерен балаларга рус теленнән белем бирүгә багышлаган Дарья Хәмәтьярова, башлангыч сыйныф укучыларына башлангыч белем биргән Фларида Халикова (39 ел стажга ия), 24 ел тарих укыткан, 5 ел мәктәп директоры йөген иңнәрендә тарткан Резеда Әлетдинова, 35 ел яшь буынны төгәл фән — математика серләренә төшендергән Вәгыйзә Бадамшина һәм 43 ел гомерен мәктәп юлында үткәргән, 10 ел мәктәп директоры вазифасында уңышлы эшләгән Валидиян Бадамшиннар быелгы бәйрәмнең чакырылган кунаклары булды.
Укучыларга һәм хезмәттәшләренә якты теләкләр җиткерде, яңа уку елының нәтиҗәле булуын теләде, кабат шатлыклы мизгелләрдә очрашырга язсын, дигән теләктә таралышты алар бәйрәмнән.