Түтәлләрдә төрле яшелчәләр өлгерә. Хезмәт чиреген файдалы шөгыль белән үткәргән белем учагында эш тәртип белән оештырылган. Укытучылар, техник хезмәткәрләр, ата-аналар, авыл халкы булмаганны булдыра, барны саклый белә Шәвъядыда. Яхшы тәрбия, тормышка әзерлек алып үскән яшь буын вәкилләре нинди генә сынау алдында да югалып калмас. Тормышта чын кеше булып танылуга әзерлек нәкъ туган мәктәптән башлана бит ул.