Балтач таңнары
-5 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 сентябрь 2018, 18:13
Шәвъяды гомуми белем бирү мәктәбендә яңа уку елында 38 укучы белем алачак
Шәвъяды гомуми белем бирү мәктәбендә 1 сентябрь — Белем көне матур шартларда үтте.
Шәвъяды гомуми белем бирү мәктәбендә 1 сентябрь — Белем көне матур шартларда үтте.
Мәктәп йортында ачык һава астында үткән линейкага тезелгән укучыларның истәлекле мизгелен тамаша кылырга укытучылар, ветеран-укытучылар, ата-аналар, зур әти, зур әниләр, кунаклар, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар җыелды.
Быел 38 укучы белем алачак мәктәптә. Өч укучы тугызынчы сыйныфта белем алачак. Беренче сыйныфка килгән ике малай укучылар сафын ишәйтте.
Тантанада „Бердәм Русия” партиясенең урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев, Шәвъяды авыл җирлеге башлыгы Флюр Акберов катнашты. Укучыларга сәламәтлек, яңа уңышлар, яхшы билгеләр, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсүләрен теләделәр, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның котлавын укып ишттерде алар. Аннары аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнгән укучыларга мәктәп кирәк-яраклары белән комплектланган портфельләр тапшырдылар.
Матур сценарий буенча әзерләнгән линейка барышында тантанада катнашучыларны мәктәп директоры Розалия Садриева, ветеран укытучылар исеменнән Фларида Халикова, беренче сыйныф укучылары ата-аналары исеменнән Алеся Абдулганеева, укытучылар сәламләде. Тугызынчылар котлавыннан соң беренчегә аяк басачак укучылар беренчеләрнең анты тыңланды. Аннары тугызынчылар озатуында беренчеләр беренче дәрескә чакырган җиз кыңгырауны чыңлатты.
Тантананың соңында укучылар беренче дәрес — „Русия дәресе”нә юлландылар.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде