Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 август 2018, 10:00

Балтач мәктәпләрендә туклануны ничек оештырырга?

“Радуга” кулланучылар җәмгыятенә караган „Балтач кафесы”ның яшел залында үткән очрашуда сүз шул хакта барды.

“Радуга” кулланучылар җәмгыятенә караган „Балтач кафесы”ның яшел залында үткән очрашуда сүз шул хакта барды.
„Башпотребсоюз”ның гомум туклануны оештыру бүлеге начальнигы Татьяна Яковлева белем учаклары пешекчеләренә санитар кагыйдәләр, нормалар турында сөйләде, аларны мәктәпләрдә туклануны оештыруга бәйле хәл-торыш белән таныштырды.
Татьяна Григорьевна китергән мәгълүматлардан аңлашылуынча, республиканың 18 районындагы белем учагын „Башпотребсоюз” системасы хезмәткәрләре хезмәтләндерә.
Ә Балтач районындагы барлык мәктәпләрнең пешекчеләре аутсорсингта кулланучылар җәмгыятендә.
Чарада район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, территориаль финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов катнашты.
Очрашуга 70тән артык белгеч җыелды. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
Читайте нас: