Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 август 2018, 12:30

Уразайлылар авылда мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән Гәрәби Вәлиевны онытмыйлар

Иске Уразай авылының мәгариф үсешендә Гарәби Сафи улы Вәлиевның исеме аерым урын алып тора.

Иске Уразай авылының мәгариф үсешендә Гарәби Сафи улы Вәлиевның исеме аерым урын алып тора.
Мишкә районы Кече Шады авылында крестьян гаиләсендә беренче бала булып 1931нче елның 31 мартында туа ул. Гаиләдә тәртип hәм белемгә омтылу ата-ана тарафыннан максат итеп куела. 1938нче елда авылның башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Сәләтле укучы икәне беренче көннәрдән ачыла. Биш яшендә хәреф таныган баланың киләчәге өметле икәнен укытучылар әйтә киләләр. Бишенче сыйныфтан Зур Шады мәктәбенә юллана Гарәби. Тәүге көннәрдән үзен көчле укучы итеп күрсәтә. Фәннәрне тиз hәм яхшы үзләштерә. Вәлиев турында уңай фикер туа. Зур Шады мәктәбен 1948 елда бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Бөре дәүләт институтының география факультетына укырга керә. 1950 елда аны яхшы билгеләргә генә тәмамлап кулына диплом ала.
1950нче елда белгечне Балтач районы Нөркә 7 еллык мәктәбенә завуч итеп эшкә җибәрәләр. Мәктәп һәм балаларны үз иткән, алдагы язмышы педагогика белән бәйле булачагын аңлаган егетне 1951нче елда Сәйтәк мәктәбенә география-биология фәннәреннән укытырга җибәрәләр. Анда 2 ел эшли. Үзен көчле укытучы, оста оештыручы, яхшы тәрбияче итеп күрсәтә. 1953нче елда Уразай 7 еллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә. 1954-1958нче елларда читтән торып Башкорт дәүләт университетын тәмамлап икенче диплом ала. Элекке директор Гилим Гыйлимнур улы ялга китә. 1937- 1938нче елларда Әгъзам Локманов тарафыннан салдырылган мәктәп бинасы искергән һәм кысан була. Вәлиев 1960-1961 елларда Галихан Хаҗиның ике катлы өен мәктәп итеп ремонтлата һәм җиһазлый: өске катта 4 класс өчен урын була, ә аскы кат спорт залы һәм мастерской итеп җайлана. Бу сүзләрне әйтүе генә җиңел. Уразайга килеп Гарәби Сафи улы үзен чын оештыручы итеп күрсәтә. Бу ремонт кына түгел, чын мәгънәсендә искедән яңаны төзү була. Яшь директорның инициативасы коллективта яклау таба. Көчле коллектив туплана, фикердәшләр бер коллектив булып оеша. Директор мәктәптә уку-укыту сыйфатын даими контрольдә тота, методик ярдәм күрсәтә, уку әсбаплары яңартыла.
1962нче елда тырыш хезмәтләрен исәпкә алып аңа “Башкорт АССРның атказанган укытучысы” исеме бирелә. Мәктәп сигезьеллыкка әйләндерелгәч өр-яңа ашханә бинасы төзелә. 1966нчы елда Гарәби Сафи улы тырышлыгы, әрсезлеге белән төбәктә беренчеләрдән булып Уразайда урта мәктәп ачыла. Биредә тирә-яктагы Көнтүгеш, Яңа Уразай, Тимкә, Богдан, Янтимер, Иске-Янбай, Бигелде авылларыннан укучылар йөреп укыйлар. Интернат ачыла. Укытучылар өчен 5 квартира төзелә. 9-10 сыйныфларда балалар саны утызар укучыга җитә, параллель класслар ачыла. Урта мәктәпкә яңа бина төзү кирәклеге килеп туа. Башта Уфага күп тапкырлар барып мәктәпнең проектын төзетеп кайта. Материал артыннан күп юллар үтә. Эшчеләр табып Яңавылга алып барып кирпеч суктыра, аны ташыта. 1962-1963нче елларда мәктәп төзелеше башлана, 1973нче елга кадәр дәвам итә. 1973нче елда Уразай урта мәктәбенең яңа бинасы ачыла. Бу төзелеш Вәлиевның күпме тырышлыгын, әрсезлеген, вакытын, тазалыгын таләп иткән. Күпме юл йөрүләр, йокысыз төннәр кичерелгән. Яңа мәктәпкә җиһазларны Стәрлетамак шәһәреннән кайтарта. 1973 ел. Гарәби Сафи улының фидакарь хезмәтен бәһалап, БАССР Мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкли. Яңа мәктәп алдына үз кулы белән алып кайтып чыршы үсентеләре утырттыра. Мәктәп бинасы, шул үскән чыршылар аның истәлегенә һәйкәл булып тора. Гәрәби Сафи улы директор чорында һәрвакыт кадрлар мәсьәләсен кайгырта. Урта мәктәптә укытырга югары белемле белгечләр туплый, юллый, таба. Шуңа күрә дә мәктәптән көчле, белемле укучылар чыга. Урта белемне монда алган күпләр югары уку йортларын тәмамлыйлар, җитәкчеләр, көчле белгечләр, яхшы механизаторлар, фән, медицина, хәрби хезмәт һәм башка өлкәләрдә тырышып хезмәт салалар. Элекке укучылары мәктәпне, Гарәби Сафиевичны онытмыйлар, зурлап, ихтирам белән искә алалар, яраталар, гаиләсенең хәлен белеп торалар. Төп хезмәтеннән тыш Гарәби Сафи улы партком секретаре, көчле лектор, пропагандист та булды, һәрвакыт халык алдында чыгыш ясады, партия укулары алып барды. Авылда халыкның, ата-аналарның ышанычлы таянычы, киңәшчесе булды, зур абруйга ия иде. Гарәби Сафиевич күп чакырылыш авыл, район Советы депутаты булды. Мәгариф бүлеге, республика күләмендәге ведомство грамоталары белән бүләкләнде. 1959нчы елда районда халык исәбен алу эшен оештырып үткәрүдә катнашканы өчен БАССР Югары Советы Президиумы тарафыннан Мактау грамотасы, 1970нче елда “Фидакарь хезмәт өчен” юбилей медале белән бүләкләнде.
1958 елда Гарәби Сафиевич Фая Әгъзамовна белән өйләнешеп тату гаилә коралар, 5 егет үстерәләр. Бу зур шәхеснең бөтен эшендә дә, башкарган хезмәтләрендә дә, уңышларында да төп таянычы, ярдәмчесе гаиләсе, тормыш иптәше була.
Кызганычка каршы, Гарәби Сафиевич Вәлиевны 1979 елның гыйнвар аенда, нибары 48 яшендә аяусыз авыр чир бу дөньядан алып китә. Аның вакытсыз үлеме гаиләсе өчен, район, авыл, тирә-як авыллар өчен, ата-аналар, укучылары өчен бик зур югалту булды. Урыны оҗмахта булсын. Кеше китә, җыры кала, ди халык. Гарәби Сафи улы озак елларга тәгаенләнгән планнар белән яшәде, ул Уразайны hәм аның халкын яратты. Исемен хезмәте белән мәңгеләштерде.
Ханис ХАҖИМОВ, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Читайте нас: