Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 август 2018, 11:36

Курач башлангыч мәктәбе укытучысы Рәвилә Ульянова быел эшен хезмәттәшенә тапшыра

Утыз алты еллык педагогик хезмәт стажына ия, аны тик бер мәктәп юлында үткән Курач башлангыч мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәвилә Исмәгыйль кызы Ульянова алда торган уку елында хезмәтен Людмила Кузнецовага тапшыра.

Утыз алты еллык педагогик хезмәт стажына ия, аны тик бер мәктәп юлында үткән Курач башлангыч мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәвилә Исмәгыйль кызы Ульянова алда торган уку елында хезмәтен Людмила Кузнецовага тапшыра.
Яңа Балтач авылы кызы Рәвиләне балачак хыялы Благовещен шәһәрендәге педагогия училищесына алып килә. Уку дәверендә Благовещен шәһәрендәге һәм Бөре районының Бажан авылындагы зур мәктәпләрдә практика үткәндә кыз әлеге белгечлекне дөрес сайлаганына инана.
—Туган авылым мәктәбендә Тамара Акрамовна дигән башлангыч сыйныфлар укытучысы бар иде. Безне укытмаса да, шул апа гел үзенә җәлеп итте. Аңа охшыйсы, аның кебек укытучы буласы килде һәм балачак хыялыма гомерем буе тугры калдым, — дип елмая бүген Рәвилә Исмәгыйль кызы.
Педагогия училищесын тәмамлап кайткан кыз 1982нче елда Курач урта мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә җибәрелә. Шул елларда язмышын курачлы Владимир Ульянов белән бәйли. Бәхетле гаиләдә ике кыз Светлана белән Лариса үсеп буй җиткерә, канат ныгытып ата-ана йортын калдыра.
Эш дәверендә Рәвилә Исмәгыйль кызы читтән торып Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясенең башлангыч сыйныфлар факультетын тәмамлый.
—Балаларны да, эшемне дә ихлас яратып эшләдем. Гомер бер мизгел кебек үткән дә киткән. Хезмәт юлымны башлаганда мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Пелагея Яковлевна (кызганычка каршы, инде арабызда юк) остазым булды. Аңардан зур тәҗрибә алдым. Ата-аналар белән гел аңлашып эшләдем. Укучыларымның берсе бер йөземә кызыллык китермәде. Күпләрнең укытучы белгечлеген сайлап уңышлы эшләп йөрүе күңелгә куаныч өсти, — гомерен изге һөнәргә багышлаган, бүген татлы җимешләрен татыган бәхетле мөгаллимәнең йөзе якты, күңеле тыныч.
Алдагы уку елында Курач башлангыч мәктәбендә 8 бала белем алачак. Рәвилә Исмәгыйль кызы эшен үзе белән еллар дәвамында кулга-кул тотынышып эшләгән хезмәттәше Людмила Кузнецовага тапшыра.
Иңнәрендә бай тәҗрибә туплаган олы хәрефтән „Укытучы” дип атарлык Рәвилә Исмәгыйль кызы белән әңгәмәне аның яшь белгечләргә әйтер сүзләре белән тәмамладык:
—Укытуда бүген программа, методикалар бик күп. Яшь белгечләргә сайлап алу мөмкинлеге зур. Минем карашка, иң кулае „Школа России” программасы. Бүген районга эшкә кайтып зур хезмәт юлына басачак яшьләргә үз юлларын табып, аның сикәлтәләрен акыл белән үтүләрен һәм лаеклы алмаш буын вәкилләре тәрбияләүдә талымсыз, нәтиҗәле хезмәт телим! — дигән җавап ишеттем.
Артта калган тырыш хезмәт елларыгызның матур кайтавазы — кичәге укучыларыгызның сөенечле хәбәрләре Сезнең дә алдагы тормыш юлын якты, уңышлы итсен, Рәвилә Исмәгыйловна!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: