Мәгариф
26 Июня 2018, 14:05

Балтачлылар „Хәвефсезлек мәктәбе”н уңышлы үттеләр

Укучыларның экстремаль шартларда югалып калмау сәләтен сынаган „Хәвефсезлек мәктәбе” республика бәйгесеннән Балтиач районы командасы икенче урын яулап кайтты.

Күптән түгел мәктәп укучыларның экстремаль шартларда югалып калмау сәләтен Белорет районында үткән „Хәвефсезлек мәктәбе” республика бәйгесендә сынадылар.
Конкурста республика шәһәр, районнарыннан 28 команда катнашты. Балтач районының җыелма командасы икенче урынга лаек булды.
Балтач районы данын бу бәйгедә Нөркә һәм Штәнде урта мәктәпләре укучылары яклады. Ф. Хәйруллин, Р. Фаридунов, Р. Шайбәков, Р. Рәхимов, А. Мәгъзүмова, И. Хакова, Э. Талипова, А. Шәгаепов, А. Сафин, Т. Сафиннар бәйгеләрдә яхшы әзерлек күрсәтте. Каршылыклар урнаштырылган полосадан үтү, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү, хәрби әзерлек, физик ныклыкны сынау кебек биремнәрне үтәделәр.
Җыелма команда тренерлары Альберт Галин (нөркә урта мәктәбе укытучысы), Альфред Фазылов (Штәнде урта мәктәбе укытучысы), Рифгать Исламшиннарга (Иске Тимкә урта мәктәбе укытучысы) яхшы әзерлек тәэмин иткәннәре өчен район мәгариф бүлеге рәхмәт белдерә.

Илназ ӘХМЕТОВ,
район мәгариф методисты.
Читайте нас