Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 июнь 2018, 14:16

Башкортстанда БДИда беренче кимчелекләр ачыкланган

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру барышында Башкортстан Республикасында өч кимчелек ачыкланган.

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру барышында Башкортстан Республикасында өч кимчелек ачыкланган. Моның икесе профиль дәрәҗәсендәге математикадан имтихан тапшырган көнне теркәлгән. Ә бер очрак тарих фәненнән БДИ тапшырганда тәртип бозу белән бәйле.
Башкортстан Республикасы Мәгариф министрылыгын белгечләре билгеләвенчә, БДИ тапшыру кагыйдәләре белән исәпләшмәгән имтихан тапшыручылар БДИ пунктыннан чыгарылганнар. Бу инцидентлар кайсы пунктларда теркәлүе турында ведомство массакүләм хәбәрдарлык чараларына мәгълүмат бирмәгән.
Тәртип бозучылар быел БДИны кабат тапшыра алмаячак. Ләкин бу елда алар урта белемгә ия булу турында аттестатка ия булмаячак дигән сүз түгел. Чөнки урта белем турында документка математика фәненнән база дәрәҗәсендләге имтихан һәм урыс теленнән БДИ нәтиҗәләре кертелә. Профиль үрнәгендәге математика, тарих, җәмгыятьне өйрәнү, физика, химия, биялогиядән БДИ тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларның үз иркендә.
Математикадан профиль дәрәҗәсендәге имтихан 1 июнь көнендә үтте. Шул ук көнне „ВКонтакте” социаль челтәрендә „Решу ЕГЭ” платформасы авторы Дмитрий Гущин БДИ биремнәре социаль челтәрләрдә таралуы турында пост урнаштырган. Ләкин Русия Мәгариф күзәтчелегендә шулай ук төбәкләрдә БДИ барышын күзәтүчеләр бу мәгълүматны инкарь иткәннәр һәм бу фәннән имтихан тапшыру гадәти режимда үтүен белдергәннәр.
БДИ тапшыру пунктларындагы кимчелекләр, гадәттә, элемтә чаралары, фотоаппаратура ћәм башка электрон корылмалар куллану белән бәйле. Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру барышын берничә ноктада онлайн режимда белгечләр күзәтә.
Шул ук вакытта Татарсстанның Түбән Кама шәһәрендәге БДИ тапшыру пунктында да кызыклы хәл теркәлгән. Металл ачыклагыч аша тикшерү үткәндә, берничә тапкыр сынаудан соң да, прибор сигнал биргәннән соң бер кыз мәктәптәге сыйныф бүлмәсенә кереп эчке киемнәрен салып чыккан.
Бу хәл буенча әле тикшерү бара. ТР Мәгариф министрлыгы белгече фикеренчә, мондый хәлләргә гаҗәпләнергә кирәкми. Кемнеңдер әнисе күз, тиюдән саклау максатында, баласының киеменә булавка тагып җибәрергә мөмкин, киемгә акча тәңкәсе кысылып калуы да ихтимал, дип аңлатканнар.
Читайте нас