Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 Май 2018, 12:00

Бүген Башкортстанда 18 меңгә якын 11нче классны тәмамлаучы математика буенча БДИ тапшыра

Бүген, 30 майда, Башкортстанның чыгарылыш укучылары өчен иң мөһим көннәрнең берсе – алар математика буенча база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханын яза. Бу аттестат алу өчен уңышлы тапшыруны таләп иткән ике мәҗбүри фәннең берсе.

Бүген, 30 майда, Башкортстанның чыгарылыш укучылары өчен иң мөһим көннәрнең берсе – алар математика буенча база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханын яза. Бу аттестат алу өчен уңышлы тапшыруны таләп иткән ике мәҗбүри фәннең берсе.
Имтихан иртәнге сәгать 10нда башланды, ул 3 сәгать дәвам итә. 17,8 мең кеше өчен 112 имтихан үткәрү пункты асык, дип мәгълүмат бирделәр республиканың Мәгариф министрлыгында. Хәтерегезгә төшерәбез, аны уңышлы тапшыру сынаулар исемлегендә математика булмаган югары уку йортларына документлар тапшыру мөмкинлеге бирә.
БДИда катнашучылар база һәм профиль дәрәҗәсен дә тапшыра ала.
Быел барлык БДИ тапшыру пунктлары да аудиторияләрдә шифрланган электрон йөретү җайланмасыннан имтихан материалларын бастырып чыгару технологиясенә күчте. Ул БДИның мәгълүмати хәвефселлеген тагын да күтәрергә мөмкинлек бирә.
Барлык имтихан кабул итү пунктларында да имтиханны үткәрү барышын Башкортстан Республикасында Мәгариф өлкәсен контрольдә тоту һәм күзәтү буенча идарәлекнең җәмәгать күзәтүчеләре һәм вәкилләре күзәтә.
Балтач районындагы БДИ пунктында бүген 95 чыгарылыш укучысы математика фәненнән база дәрәҗәсендәге имтихан тапшыра. Уңышлар телик үзләренә!
Чыгарылыш укучылары киләсе имтиханны 1 июньдә тапшыра, ул математика фәненнән профиль дәрәҗәсе.
Чыганак: “Башинформ” агентлыгы
Читайте нас: