Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 Май 2018, 17:28

Балтач районы мәктәпләрен тәмамлаучы 95 унберенче сыйныф укучысы өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады

Бүген район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен „Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте.

Бүген район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен „Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте.
Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә дә бу көн истә калырлык мизгелләргә бай булды. Тантананы ачып мәктәп директоры Азамат Мәгъзүмов сәламләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларының алда торган тормыш юлында югалып калмый, илгә, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып өлгерүләрен теләде.
Иске Балтач 2нче урта мәктәбендәге тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты, җылы теләкләрен җиткерде.
—Сез — районның киләчәге. Алда торган кыенлыкларны җиңеп, һөнәр сайлаганда ялгышлыкка юл куймый, гел алга барыгыз. Үз-үзегезгә ышаныгыз, — диде Илгиз Әхвәс улы.
Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә соңгы кыңгарыу 33 унберенче сыйныф укучысы, 48 тугызынчы сыйныф укучысы өчен чыңлады. Арада Халыкара, Бөтенрусия, Төбәкара, республика, район дәрәҗәсендәге төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә, ярышларда катнашып район данын яклаган уку алдынгылары, спортчылар, чын талантлар бар. Алар барысы да бу көнне Мактау грамоталары, дипломнар, спортчы разрядлары белән билгеләнде.

Чыгарылыш сыйныф укучылары ата-аналарына, белем биргән укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр, алар адресына музыкаль сәламнәр юлладылар.
Унберенчеләрнең беренче укытучылары, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналары, спорт, мәдәният үрләренә әйдәгән белгечләр — тренерлар, хореографлары тәбрикләү сүзләре белән чыктылар, матур теләкләрен җиткерделәр, уңышлар казанган егет һәм кызларга Мактау грамоталары, Дипломнар, башка истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Унберенчеләр барлык кунаклар алдында „Балачак вальсын” башкардылар.
Соңыннан район мәктәпләренең тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары район үзәгенең үзәк мәйданына „Соңгы кыңгырау” бәйрәме уңаеннан "Язгы бал"га җыелды.

(Бу чарага багышланган тулырак язманы „Балтач таңнары” гәзитенең алдагы санында укырсыз, фотосурәтләр белән сайтта алдагы көннәрдә танышырсыз).

Әле кайчан гына беренче сыйныфны тәмамлаганнар иде.

Унбер ел буена сәхнәдән төшмәде унберенчеләр.
Читайте нас: