Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 Май 2018, 17:42

Балтач урта мәктәпләренең 10 сыйныф егетләре “солдат тормышы”нда кайнады

Май ахырында елның-елында унынчы сыйныфны тәмамлаучы егетләр өчен махсус күнегүләр оештырыла.

Мәктәп программасында һәр фән буенча, курс үтелеп беткәч, укучының белемнәрен ныгыту каралган. Гадәттә, моңа контроль эш, зачет һәм башкалар аша ирешәләр. Ә эшчәнлек хәвефсезлеген тәэмин итү курсларын тәмамлаган егетләрнең әзерлеге махсус җыенда сынала.
Май ахырында елның-елында унынчы сыйныфны тәмамлаучы егетләр өчен махсус күнегүләр оештырыла.
Элек бу чара хәрби-кыр җыеннары дип атала иде. Быелдан ул күнегүләр җыены.
Соңгы берничә елда эшчәнлек хәвефсезлеген тәэмин итү курсларын тәмамлаган егетләрнең әзерлеге Балтач төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы базасында оештырылган күнегүләрдә тикшререлә.
Быел күнегүләр биш көн дәвам итте. Район мәктәпләрендә һәм Балтач төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында эшчәнлек хәвефсезлеген тәэмин итү курслары үткән егетләр ике взводка берләшкән. Барлыгы сиксәнгә якын үсмер бу көннәрдә тулысынча хәрбиләрнекенә якынайтылган шартларда солдат мәшәкатьләренә күмелеп яшәде.
Программа күнегүләрнең һәр минутын нәтиҗәле файдалануга юнәлтелгән. Булачак солдатлар эчке хезмәт, каравыл хезмәте Уставлары белән таныштылар, сафта тигез йөрү, утлы корал белән эш итү, химик һәм билогик коралдан саклану, сугыш тактикасы, медицина әзерлеге буенча практик күнегүләр алдылар. Моннан тыш егетләр физик әзерлек ягыннан да үзләрен күрсәтте.
—Мәктәптә теоретик белем алган булсагыз, шушы җыен барышында без сезнең белемнәрегезне практик яктан ныгытуны тәэмин итәргә тырыштык,—диде җыен начальнигы, Штәнде урта мәктәбе укытучысы Әлфрит Фазылов, күнегүләр лагере ябылу тантанасында ясаган чыгышында.
Тантанада егетләрне Балтач төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы директоры урынбасары Ильяс Вәлиев, район Хакимиятенең мәгариф бүлеге методисты Илназ Әхмәтов сәламләделәр.
Күнегүләр барышында яхшы әзерлек күрсәткән бихисап егетләр район мгариф бүлегенең һәм Балтач төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы дирекциясе Мактау грамотлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук күнегүләрнең яхшы оештырылуын тәэмин иткән эшчәнлек хәвефсезлеген тәэмин итү дәресләреннән белем бирүче укытучыларга да район мәгариф бүлеге Мактау грамотлары тапшырылды. Ә ике укытучыны: Штәнде урта мәктәбе укытучысмы Әлфрит Фазыловны һәм район үзәгенең икенче санлы урта мәктәбе укытучысы Наил Хәсәновны район Хакимиятенең мәгариф бүлеге алтын юбилейлары уңаеннан тәбрик итте.
Җыен белән хушлашу тантанасы егетләрнең тантаналы марш астында тигез сафларда үтүе белән тәмамланды.

Читайте нас: