Аскын, Балтач, Борай, Караидел, Мишкә, Нуриман, Тәтешле, Яңавыл районнары үсмерләре “Аҗаган-2018” хәрби спорт –уенында быел да Балтач җирлегендә очрашты.
Бу гади очрашу түгел, әлбәттә. “Аҗаган”да көчеңне һәм җитезлегеңне күрсәтү кирәк. Ундүрт кыз һәм егетне берләштергән һәр команда әгъзасы бүген көнозыны дәвам иткән ярышларда җиңүләргә сөенде, җиңелүләргә борчылды. Көч гимнастикасы, йөзү, автомат сүтеп кору, химик коралдан саклану комплектын тизлеккә кию, пневматик винтовкадан мишеньга ату кебек ярышларда сынау тотты алар.
“Аҗаган-2018” төбәк ярышларында Балтач районы данын Көндәшле урта мәктәбе командасы яклады.
“Аҗаган”га йомгак ясау тантанасы алдыннан уенда катнашучыларның берничәсе белән әңгәмәләшеп алдык. Балтач охшады, диләр. Берәүләр бассейнда йөзү буенча үткән ярышларда алган тәэссоратлары белән уртаклаша. Автомат сүтеп кору, пневматик винтовкадан ату кебек, химик һәм биологик коралдан саклану комплектын тизлеккә кию кебек ярышларда күпләр уңышларга ирешкән. Уеннарны район мәгариф бүлеге методисты Илназ Әхмәтов җитәкчелегендәге казыйлар төркеме хөкем итте.
Ә шулай да „Аҗаган” җиңел биреләме икән? Оештыручыларны нәрсәләр борчый? Командалар җитәкчеләренә шушы сорау белән мөрәҗәгать итәргә туры килде.
—Иң авыры— команда туплау. Чөнки команда әгъзалары төрлесе төрле сыйныфта укый. Мәктәп җитәкчелеге балаларны мондый ярышларда катнаштырмау ягында түгел. Дәресләр кала, дигән фикердәләр.., —дип зарланып торды бер районнан килгән төркем җитәкчесе.
Гомумән, ярышлар үсмерләрдә ватанпәрвәрлек рухы югары булуын күрсәтте.
—Йөзләрегездә никадәр сөенеч. Шулай күтәренке рухта таралышып, алдагы “Аҗаган”да да яхшы кәеф белән очрашырга язсын, —диде район Хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Хисмәтов, уенга йомгак ясау тантанасында ясаган чыгышында. Үсмерләрне район Хакимиятенең спорт комитеты рәисе Данис Шакиров та сәламләде.
Ярышларның һәр төрендә иң яхшы әзрелек күрсәткән кызлар, егетләр „Аҗаган-2018" мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Балтач районы Көндәшле урта мәктәбе командасы өченче урында.
Тәтешле районы Түбән Балтач урта мәктәбе командасы икенче урынга чыкты.
Яңавыллылар былтыр да җиңүче иде. Бу юлы Яңа Артакүл урта мәктәбе командасы беренче урында.