Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 апрель 2018, 11:45

Балтач районы мәктәпләрендә “Экологик гыйлем атналыгы бара”

Районда “Экологик гыйлем атналыгы” бара.

Районда “Экологик гыйлем атналыгы” бара.
Акциягә мәктәпләрдә теләп кушылдылар. Мәгариф учреждениеләрендә укучылар өчен тематик дәресләр һәм класстан тыш чаралар үткәрелә.
Экологик дәресләргә тирә-як мохитне саклау Бөре төбәк комитетым әйдәүче белгеч-эксперты, Башкортстанның атказанган экологы Рифат Хатип улы Сафинны да чакыралар. Ул тирә-як мөхитне, табигатьнең байлыкларын сакларга кирәклеген укучыларга белгеч күзлегеннән чыгып аңлата. .
Иске Балтач 1нче санлы урта мәктәбендә экологияга багышланган чара барышында биология укытучысы Ирина Борханова экология темасына презентация күрсәтте, укучыларны Барри Коммонерның табигатьнең дүрт законы белән таныштырып үтте.
5 “В” сыйныфы укучысы Лилия Шәихова, хезмәт дәресе укытучысы Ритина Кашапова җитәкчелегендә башкарган, үзенең “Вторая жизнь ненужных вещей” дип тсемләнгән әзләнү-тикшеренү эше нәтиҗәләре белән таныштырды.
“Үз кулың белән көнкүреш калдыклардан ясаган подделкалар кешеләрне шатландыра һәм табигатьне сакларга ярдәм итә. Шуңа күрә әйдәгез шундый калдыкларга икенче тормыш бирик”- дип әйтте уз чыгышында Лилиә Шәихова. Лилиә пластик бутылкалардан браслет, колье, зонтик, күлмәк, шкатулка һәм башка төрле әйберләр ясаган. Иске курчагын бәрергә уйлагач Лилиәнең уена аның гардеробын яңартып курчакка яңы төс бирергә дигән уй килә. Һәм ул аңарга матур күлмәк тегеп кидерә, күлмәк матур торсын өчен, курчакны ул пенопластка утыртып куя. Зур корабльда ясаган ул. Эшләре бик матур килеп чыккан, эшләре һәр кешене сокландырды.
Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә 7 “б” һәм 8 “а” сыйныфы арасында “Экологик КВН” үтте. “Экологик КВН”ны биология укытучылары Эмма Хиҗапова һәм Рушания Акберова оештырдылар.
Командалар үзләрен җиде төрле конкурста сынады. Конкурс сынауларында якшы нәтиҗәгә ирешкән, 8 “а” сыйныфы җиңеүче дип билгеләнде.
Ул көнне дәресләрдән соң укучылар экологик өмәгә чыктылар.
Шундый акциялар һәм чараларның максаты үсеп килгән буынның экологик культурасын күтәрүгә юнәлтелгән.
Радим ГЫЙЛӘҖЕВ.
Читайте нас: