Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 март 2018, 19:10

Балтач районы мәгариф хезмәткәрләре зона ярышларыннан призлы урыннар яулап кайтты

Аскын районы үзәгендә мәгариф оешмалары хезмәткәрләре арасында „Сәламәтлек” спартакиадасының зона ярышлары үтте. Анда алты районның мәгариф хезмәткәрләрен берләштергән командалар вәкилләре көч һәм җитезлеген сынады.

Кичә Аскын районы үзәгендә мәгариф оешмалары хезмәткәрләре арасында „Сәламәтлек” спартакиадасының зона ярышлары үтте. Анда алты районның мәгариф хезмәткәрләрен берләштергән командалар вәкилләре көч һәм җитезлеген сынады.


Спартакиада барышында ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол, өстәл теннисы уеннары, чаңгы, шахмат ярышлары киеренке барды. Һәр команданың көчле икәнлеге, ярышларга яхшы әзерлектә килгәнлеге һәм җиңүгә омтылуы уеннарның тәүге минутларыннан күренде. Көярмәннәрнең көч бирүе, үз командалары өчен җан атып уеннарны тамаша кылуы дусларча атмосфера тудырды, спортчыларны җиңүгә рухландырды.


Соңгы елларда укытучылар арасында үткәрелгән мондый бәйгеләрдә безнең спортчыларга бәхет елмайганы юк иде. Бу юлы бу бушлык тулыландырылды. Хатын-кызларның волейбол командасы, Караидел районы спортчыларыннан гына калышып, икенче урынга, ә ир-егетләрнең волейбол командасы өченче урынга чыкты.

Бу җиңү спортчыларыбызны яңа җиңүләргә әйдәр һәм алдагы бәйгеләрдә тагын да зуррак биеклекләр яуларлар дип ышанабыз. Чөнки спортның һәр төре белән шөгыльләнер өчен районда тиешле база һәм мөкинлекләр бар.



Илназ ӘХМӘТОВ, район мәгариф бүлеге методисты.
Читайте нас: