Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 март 2018, 18:24

"Аҗаган”ның мунициипаль этабы Үлмәс Шакиров истәлегенә күчмә Кубок ярышлары сыйфатында үтте

"Аҗаган” уены елның-елында үткәрелеп килде. Быелгы уен башка форматта оештыру турында карарга килдек. „Аҗаган-2018”нең мунициипаль этабы Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров истәлегенә күчмә Кубок ярышлары сыйфатында үтте.

"Аҗаган” уены елның-елында үткәрелеп килде. Быелгы уен башка форматта оештыру турында карарга килдек. „Аҗаган-2018”нең мунициипаль этабы Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров истәлегенә күчмә Кубок ярышлары сыйфатында үтте.
Ватанпәрвәрләрне берәштергән чарада урта гомуми белем бирү мәктәп укучылары катнашты. „Аҗаган 2018” не ачу тантанасында геройның улы, отставкадагы подполковник Владислав Шакиров катнашуы үсмерләргә горурлык хисләре өстәде.
Хәрби-патриотик уенның программасы берничә этаптан әзерләнгән иде. Укучылар сафларда тигез йөрү осталыгы, „Ватаныбыз тарихы битләре”ннән теоретик белемнәрен күрсәттеләр. „Сәламәт тәндә — сәламәт рух” дип исемләнгән бәйгедә кызлар яткан килеш кул көче ярдәмендә гәүдәләрен күтәрүдә, егетләр турникта күтәрелүдә ярыштылар.
Пневматик винтовкадан атышу үсмерләр арасыннан мәргән укчыларны ачыклады. Калашников автоматын җитезлеккә сүтеп коруда да сынатмады укучылар.
Медицина әзерлеген күрсәтү аерым бәйге буларак ярыш программасына кертелде. Алдан җитди әзерләнгән егетләр һәм кызлар анысында да теория һәм практика ягыннан тирән белемнәрен күрсәттеләр.
Гражданнар оборонасы буенча оештырылган бәйгедә һәр командадан икешәр кеше көч сынашты. Үсмерләрнең хәрби-ватанпәрвәрлек әзерлеген күтәрү юнәлешен алга куеп оештырылган „Аҗаган-2018” үз максатына иреште. Гомум нәтиҗәләр чыгарганнан соң Көндәшле урта мәктәбе — беренче, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе — икенче һәм Иске Балтач 2нче урта мәктәбе өченче урынга лаек булды.
Беренчелекне яулаган команда май аенда „Аҗаган” хәрби-спорт уенының республика этабында катнашу юлламасына ия булды. Ул чара да безнең район җирлегендә үтәчәк.
Яхшы әзерлек тәэмин иткән үсмерләр анысында да сынатмаслар дип ышанабыз.

Илназ ӘХМӘТОВ, район мәгариф бүлеге методисты.
Читайте нас: