Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 март 2018, 14:21

„Романтик” кызлары тормышка әзер булуларын күрсәтте

“Романтик” балалар һәм үсмерләр клубы, республика ирекмәннәр хәрәкәте белән берлектә, оештырган “Ягез әле, кызлар!” уен-конкурс клубта тәрбияләнүче кызлар тормышка никадәр әзер булуларын күрсәттеләр.

Халыкара-хатын кызлар көне алдыннан “Романтик” балалар һәм үсмерләр клубы, республика ирекмәннәр хәрәкәте белән берлектә, оештырган “Ягез әле, кызлар!” уен-конкурс программасы тәрбияви әһәмияткә ия иде. Чөнки клубта тәрбияләнүче кызлар бәйге барышында тормышка үзләренең никадәр әзер булулларын күрсәттеләр.
Конкурска малайлар да үз куллары белән ясаган бүләкләрен алып килгән иде. Бәйгедә “Спортчылар” һәм “Кызлар” командалары үзләренең зирәклеген, җитезлеген, осталыгын сынады. “Чәчәк кроссворды”нда, мәсәлән, бәйгедә катнашучыларга әниләре яраткан чәчәкләр исемнәрен исләренә төшереп, шул гөл исемен буш шакмакларга язарга кирәк иде. “Булачак әни” конкурсында кызлар курчакны биләүләп, бишек җырын җырлап “бәби” йоклаттылар. “Хуҗабикә” конкурсы кызларны суган арчу осталыгында сынады. Күз яшен чыгармый гына кем бик тиз суган арчый ала? Уен кызлар модадан артта калырга тиешлегенә дә басым ясады. Конкурсантлар “Иң модалы” бәйгесендә югалып калмадылар. Бу юлы аларга тәкъдим ителгән кием-салым һәм башка кирәу-яракларны биш минут эчендә сайлап алып, дустыңа прическа ясау бурычы тора иде. Конкурсант үзенең моделе белән башкаларны таныштырырга да тиеш. Кем күбрәк кирәк-яраклар кулланган, шул җиңүче. “Котлау открыткасы” конкурсында командалары үзләренең котлау сәламнәрен җиткерделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча дуслык җинде. Һәр конкурсантка истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Читайте нас: