Балтач таңнары
+27 °С
Болытлы
9 май - Җиңү көне
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 февраль 2018, 16:36
Балтачлылар "Башкортстан энҗеләре"нең төбәк этабында Гран-при яулаган
Бүген Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбенең укытучы Гөлчирә Мөкыймова җитәкләгән театр-фольклор төркеме "Башкортстан энҗеләре" фестиваль-бәйгесенең Мишкәлдә үткән зона этабында Гран-при яулаган.
Республикада, районда мәктәп укучылары арасында театр-фольклор төркемнәренең Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллык юбилеена багышланган
„Башкортстан энҗеләре”
республика бәйге-фестивале игълан ителүе турында бәян иткән идек.
Бәйгенең
муниципаль этабы
нда Гөлчирә Мөкыймова җитәкләгән Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе театр-фольклор төркеме җиңеп чыккан иде. Бүген бу төркем Мишкә район үзәгендә "Башкортстан энҗеләре”нең төбәк зона этабында катнашты.
Бәйге-фестивальнең бу этабы да тәмам. "Башкортстан энҗеләре"нең төбәк бәйге-фестивале җиңүчесе титулына балтачлылар ия булган. Бүген Гөлчирә Мөкыймова җитәкләгән Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе театр-фольклор төркеме бүген Мишкәдә Гран-при яулавы турында хәбәр иттеләр.
Читайте нас в