Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 февраль 2018, 21:06

Иске Балтач балалар иҗат үзәгендә ватанпәрвәрлек турында сөйләштеләр

Ватанны саклаучы көне алдыннан Иске Балтач балалар иҗаты үзәгендә "Тере хәтер" дип аталган кичә үтте.


- Солдат беркемгә сугыш игълан итми. Ул бары тик Ватан алдындагы бурычын үти. Ир-егетнең Ватанга ихтирамы нәкъ менә шул гаскәри бурычын үтәгәндә күренә. Без якташларыбызның батырлыгына кабат соклану, булган югалтуларны искә алыр өчен “Тере хәтер” дип аталган кичәгә җыелдык. Кичәбезгә Әфганстан җирендә, Таҗикстан, Чечня, Абхазия республикаларында конституцион тәртип урнаштыруда катнашкан ветераннарны чакырдык. Кичәбездә сүз ватанпәрвәрлек төшенчәсе турында барачак,—дип мөрәҗәгать итте кичәне алып баручылар, очрашуга килүчеләрне сәламләп.
Ватанны саклаучы көне алдыннан Иске Балтач балалар иҗаты үзәгендә бу кичәне учреждениенең экологик-билогик һәм туристик, крайны өйрәнү түгәрәкләре өстәмә белем бирү педагоглары Светлана Сираева, Ирина Ханова, Гөлнур Сәгъдиева оештырдылар.
Кичәдә Чечня сугышы ветераны Ришат Хиҗапов, гаскәри бурычын Әфган җирендә үтәгән Рәшит Мусин, Радик Апкалиев хатирәләре белән уртаклашты.
—Миннән еш кына: „Сиңа Әфганстанда кеше үтерергә туры килдеме?”- дип сорыйлар. Юк. Без Әфганстанга кеше үтерү максаты белән кермәдек. Безгә ул чакта СССРның көньяк чикләрендә тынычлык булдыру бурычы йөкләтелгән иде. Хәрби бурычыбызны чит илдә үтәсәк тә, без ватанпәрвәрлек хисен югалтамдык. Ә ватанпәрвәрлек ул кулга автомат алып илбасарга каршы чыгу гына түгел. Туган телгә мәхәббәт һәм башкалар турында да онытмаска кирәк,--диде Рәшит Мусин, моннан бер көн элек билгеләнгән Халыкара туган тел көнен искә алып. Аның фикерәрен “Барс” ватанпәрвәрләр түгәрәге җитәкчесе Тимур Зарипов та куәтләде.
Кичәдә „Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе, Илнур Сираев район Хакимияте мәгариф бүлеге хезмәт саклыгы буенча инженеры Ленар Нуртдинов катнаштылар.
—Һәркем көчле һәм тыныч илдә яшәргә тели, Димәк, тыныч шартларда да үз илеңнең ватанпәрвәре булу кирәк,-- диде Илнур Сираев, кичәдә катнашкан балаларга мөрәҗәгать итеп.
Кичәдә балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр Әфган җирендә һәлак булган райондашларыбыз биографиясенә күзәтү ясады. Видеофильмны тамаша кылганнан соң тантанада катнашучылар һәлак булган яугир-интернационалистларны бер минут тын калып искә алдылар.
“Барс” ватанпәрвәрләр түгәрәге бу кичәгә буш кул белән килмәгән. Түгәрәк эшчәнлеге турында сөйләделәр. Автомат сүтеп кору, газ атакасына каршу тору кебек ситуацияләрдә җитезлекләрен кәрсәттеләр.
Тамаша барышында автомат сүтеп кору теләге кече сыйныфларда укучу малайларда да уянды. Затвор рамасы капкачы конпкасына басарга, газ торбачыгы флагчыгын күтәрергә бармакларының көче чак-чак җитсә дә, малайлар АКМны үз куллары белән сүтеп-кора алдылар. Димәк, үсеп килүче буын вәкилләрендә ватанпәрвәрлек, максатка омтылучанлык бар!
Балалар иҗат үзәге директоры Дания Галләмова кичәне оештыручыларга рәхмәт белдерде, тантана хуҗаларын бәйрәм белән тәбрикләде.

Читайте нас: