Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 гыйнвар 2018, 16:24

Нинди фәннәрдән БДИ тапшырачаксың?

Бердәм дәүләт имтиханы 2009 елдан башлап Русия Федерациясе мәктәпләрен тәмамлаучы 11 сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясенең, шулай ук югары уку йортларына укырга керүдәге сынауларының төп формасы санала.

Бердәм дәүләт имтиханы 2009 елдан башлап Русия Федерациясе мәктәпләрен тәмамлаучы 11 сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясенең, шулай ук югары уку йортларына укырга керүдәге сынауларының төп формасы санала.
Бу имтиханны үткәргәндә стандартлаштырылган формада бирелгән биремнәр формасыннан торган контроль үлчәү материаллары (КИМ), шулай ук биремнәргә җаваплар язу өчен махсус бланклар кулланыла.
Бердәм дәүләт имтиханы язма рәвештә рус телендә (чит телләрдән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыруда „Сөйләм” бүлегеннән тыш) үткәрелә.
Бердәм дәүләт имтиханына һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә академик бурычлары булмаган, (шул исәптән йомгаклау сочинениесе (изложениесеннән) һәм уку планын тулысынча үтәгән (мәктәп программасының һәр елында укуда мәгариф программасыннан канәгатьләнерлек билгесеннән түбән булмаган билгегә өлгәшкән) укучылар кертелә.
Бердәм дәүләт имтиханын һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен ирекле тапшыру хокукына кемнәр ия? Урта гомуми белем бирү программасы буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, укучы инвалид балалар һәи инвалидлар; ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләрендә, шулай ук иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтәүчеләр; урта һөнәри белем бирү чикләрендә урта гомуми белем алган укучылар.
Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру хокукына ияләр:
*узган елларның чыгарылыш сыйныф укучылары (2013 елның 1 сентябренә кадәр тулы урта гомуми белем алуны раслаган документ алган кешеләр һ.б.);
*урта һөнәри белем мәгариф программасы буенча укучылар;
*чит илләрнең мәгариф оешмаларында урта гомуми белем алучылар, шул исәптән, аларда узган елларның гамәлдәге Бердәм дәүләт имтиханнары булган укучылар.
Бердәм дәүләт имтиханы түбәндәге предметлар буенча үткәрелә:
рус теле, математика (база һәм профильле), физика, химия, тарих, җәмгыять белеме, информатика һәм информация-коммуникация технологияләре (ИКТ), биология, география, чит телләр, әдәбият.
Аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучысы мәҗбүри предметлардан рус теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшыра. Башка предметларны укучылар ирекле нигездә һәм арытабан югары уку йортына керү өчен үзләре сайлый.
Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү өчен Русия Федерациясендә һәм аннан читтә имтиханнарның бердәм расписаниеләре карала. Ул РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының приказы белән раслана.
Һәр предмет буенча имтиханнарны үткәрүнең озайлылыгы билгеләнгән. Быел Бердәм дәүләт имтиханын алдан бирү 2018 елның 21 мартыннан 11 апреленә кадәр дәвам итә. Ә төп имтихан 2018 елның 28 маеннан 2 июленә кадәр тапшырыла.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен Бердәм дәүләт имтиханы формасында үткәргәндә (база дәрәҗәсендәге математика буенча Бердәм дәүләт имтиханыннан тыш) йөз баллы бәһалау системасы кулланыла.
Һәр предмет буенча Бердәм дәүләт имтиханыннан балларның минималь саны билгеләнгән. Аны үтү урта гомуми белем мәгариф программасын үзләштерүне раслый.
Имтихан эшләрен тикшергәннән соң дәүләт имтихан комиссиясе рәисе һәр предмет буенча нәтиҗәләрне карый һәм аларны раслау, үзгәртү һәм (яки) юкка чыгару турында карар кабул итә.
Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен раслау имтихан эшләрен тикшерү йомгакларын алганнан соң бер эш көне эчендә башкарыла.
Тапшырылган имтиханнарның йомгаклары белән танышканнан соң алар белән риза булмаган очракта апелляциягә биреп була. Ул дәүләт йомгаклау аттестациясе йомгакларын рәсми рәвештә игълан иткән көннән соң тиешле уку предметы буенча ике эш көнендә бирелә.
Йомгакларның срогы 4 ел.
Әгәр дә Бердәм дәүләт имтиханында катнашучы мәҗбүри тапшырыласы предметтан билгеләнгән минималь баллдан түбәнрәк балл җыйды икән, бердәм расписаниедә каралган өстәмә срокларда ул имтиханнарны кабат тапшыру хокукына ия.
Әгәр дә Бердәм дәүләт имтиханында катнашучы сайлаган предметлары буенча минималь балларны җыя алмаса, мондый катнашучылар өчен Бердәм дәүләт имтиханын бер ел үткәч кенә кабат тапшыру каралган.
2018 елда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда катнашу өчен 1 февральгә кадәр сайлаган предметларны күрсәтеп гариза бирергә кирәк.
Быелгы елның чыгарылыш сыйныф укучылары гаризаны үзләре укыган мәгариф оешмасына бирәләр. Ә узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм урта һөнәри уку йортларында белем алучылар район мәгариф бүлеге учреждениесенә гариза китерәләр. Гаризалар 9.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр методик кабинетта кабул ителә. Безнең адрес: Балтач районы, Иске Балтач авылы, Совет урамы, 42 санлы йорт. (Бердәм дәүләт имтиханы муниципаль координаторы Г.Я. Хәбибуллинага мөрәҗәгать итәргә).
2018 елның 31 гыйнварына кадәр югары һөнәри мәгариф учреждениесен сайлауны хәл итәргә һәм мәгариф учреждениеләре сайтларында кабул итү сынауларының исемлеге, шулай ук 2017-2018 уку елларына югары ук йортларына кабул итү кагыйдәләре белән тынышырга тәкъдим итәбез. Чөнки 1 февральдән соң тапшырасы предметларның исемлеген үзгәртеп һәм киңәйтеп булмаячак.
Районда Бердәм дәүләт имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү мәсьәләләре буенча „кайнар линия” эшли: (34753)2-11-30. Үзегезне кызыксындырган барлык сораулар белән шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш һәр көнне 9.00 сәгатьтән 12.30 сәгатьткә кадәр һәм 14.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә аласыз.
Читайте нас: