Балтач таңнары
-24 °С
Болытлы
9 май - Җиңү көне
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 гыйнвар 2018, 17:50
КВНның муниципаль этабында сәйтәклеләр — беренче!
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф бүлекләре, балалар иҗаты үзәге, районның физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге оештырган „Балачакның хәвефсез юлы” дигән КВНның район этабында 8-11 сыйныф укучыларыннан торган тугыз команда катнашты.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф бүлекләре, балалар иҗаты үзәге, районның физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге оештырган „Балачакның хәвефсез юлы” дигән КВНның район этабында 8-11 сыйныф укучыларыннан торган тугыз команда катнашты.
Положениега ярашлы, алдан әзерләнгән өч бирем буенча һәр команда сәламләү, капитаннар бәйгесе, музыкаль өй эше биреме буенча көч сынашты.
Шаянлыкта, тапкырлыкта, уенда сынатмады квнчылар. Чагу, оригиналь чыгышлары белән залдагыларга сүрелмәс энергия, дәрт өстәделәр.
Чыгышларны район мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова рәислегендәге гадел жюри бәһалады.
Беренче урынны Сәйтәк урта мәктәбенең „ДПС” командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны 2 санлы Иске Балтач урта мәктәбенең „Регион 02” һәм Түбән Иванай урта мәктәбенең „Юнги” командалары бүлеште.
Шәвьяды гомуми белем бирү мәктәбенең „Вперед” командасы „Җиңүгә омтылыш өчен”, Югары Карыш урта мәктәбенең „Дорожный патруль” командасы капитаны Алсу Фәрхетдинова „Иң яхшы команда капитаны”, 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбенең „In-spector” командасы “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы пропагандалаган өчен”, Түбән Сикияз, Иске Тимкә, Штәнде урта мәктәпләренең „Бибийка”, „Без тормозов”, „Зеленый цвет” командалары „Актив катнашкан өчен” номинацияләрендә билгеләнде.
Һәр командага Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф бүлекләренең Мактау грамоталары һәм чараның спонсорлары „Шәхси эшкуарлар Р.М. Фәизов”, „М.Т. Хәйруллин”, район Хакимиятенең физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас в
Редакцияне сайлау
Новости
6 октябрь , 18:45
В Калмыкии выявлена колбасная продукция, зараженная вирусом африканской чумы свиней
Новости
31 октябрь , 13:20
Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк
Новости
31 октябрь , 16:57
Балтачевцы стали лауреатами и дипломантами республиканского конкурса
Новости
30 октябрь , 19:46
Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?