Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 гыйнвар 2018, 18:45

„Кояшкай” балалар бакчасы логопеды Лариса Карамова эшендә заманча алымнар куллана

Иске Балтач авылындагы „Кояшкай” балалар бакчасында эшләүче беренче категорияле белгеч, укытучы-логопед Лариса Карамова логопед эшендә төгәллек тә кирәк, дигән фикердә.

Иске Балтач авылындагы „Кояшкай” балалар бакчасында эшләүче беренче категорияле белгеч, укытучы-логопед Лариса Карамова логопед эшендә төгәллек тә кирәк, дигән фикердә.
Иске Балтач авылы кызы Лариса мәктәп елларыннан киләчәктә балалар тәрбияләүне максаты итеп куя. Урта мәктәптән соң район Хакимиятеннән бирелгән юллама белән М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетына укырга керә. Югары мәктәптә белем алган елларында алдынгылар рәтендә була. Төрле чараларда актив катнаша.
Белгеч булып өлгереп туган районына, „Кояшкай” балалар бакчасына эшкә кайта. Ул вакыттагы бакча мөдире Асыя Фәтхиева яшь белгечне „биш куллап” эшкә ала.
Лариса Рәфил кызы ата-аналарның, балаларның, хезмәттәшләренең ышанычын яулый.
—Заманча мәгариф технологияләрен һәм алымнарын белә, аларны көндәлек эшендә нәтиҗәле куллана, — ди бакча мөдире Ирина Шәрипова. —Педагоглар өчен үткәргән „Логопедия технологиясендә сәламәтлек саклау технологияләре” дигән темага һәм башка мастер-класслары бик файдалы.
Үз эшен белеп, төгәллек белән, яратып башкарган Лариса Рәфил кызын ата-аналар да якын күрә. Белгеч аларны төрле форматтагы, заман таләпләренә җавап биргән, яңа технологияләр кулланылган ачык дәресләргә, мастер-классларга җәлеп итә. Баланың сөйләм телендәге кимчелекләрне логопед кына бетерә алмый, ата-аналар да шөгыльләнергә тиеш. Бу уңайдан белгеч консультацияләр, ачык ишекләр үткәрә. Һәр чарага җентекләп әзерләнә, бирелгән сорауларга тулы һәм төгәл җаваплар алган ата-аналар белгеч эшеннән канәгатьләр.
Лариса Рәфил кызының эшендәге башка уңышлары белән „Балтач таңнары” гәзитенең алдагы санында таныша аласыз.
Читайте нас: