Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 октябрь 2017, 12:13

2019 елда тугызынчы класслар өчен рус теле буенча телдән мотлак имтихан кертелә

2019 елдан тугызынчы класслар рус теленнән телдән имтиханны мотлак рәвештә тапшырачак. Әңгәмә февральнең икенче чәршәмбесендә үтә, дип хәбәр итә «Известия» гәзите.

2019 елдан тугызынчы класслар рус теленнән телдән имтиханны мотлак рәвештә тапшырачак. Әңгәмә февральнең икенче чәршәмбесендә үтә, дип хәбәр итә «Известия» гәзите.
Имтихан 11 класслар язган йомгаклау иншасы кебек зачёт форматында бәһаланачак. Аны тапшырмый укучылар йомгаклау аттестациясенә керә алмаячак. Эшне башкара алмаганнарга кабаттан тапшырырга рөхсәт бирелә.
Яңа имтихан дәресләрдә телдән эшләү формасын куллануның әһәмиятен билгеләячәк. Телмәр үстерү, төрле кешеләр белән иркен аралашу сәләте – һәр заман кешесенә мотлак кирәкле сыйфат, дип ышаныч белдерә Федераль мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү хезмәте.
Чыганак: “Башинформ”
Читайте нас: