Балтач таңнары
+12 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Мәгариф
17 Июля 2017, 11:48
Мәктәпкә һәр бала әзерләнеп, сөенеп барсын!
Ел саен яше җиткән сабыйлар беренче сыйныфка укырга керә. Алар арасында башкалар ярдәменә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнгәннәре дә юк түгел. Нәниләргә түземсезлек белән көтеп алган шатлыкларын арттыру йөзеннән районда чираттагы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе үткәрелә.
Добавить в предпочтительные источники Google
Ел саен яше җиткән сабыйлар беренче сыйныфка укырга керә. Алар арасында башкалар ярдәменә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнгәннәре дә юк түгел. Нәниләргә түземсезлек белән көтеп алган шатлыкларын арттыру йөзеннән районда чираттагы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе үткәрелә.
Ул республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының хатына ярашлы, агымдагы елның 1 июленнән 31 августына кадәр дәвам итәчәк.
Чараны оештыручылар һәр кешене акциягә кушылырга һәм тормышта катлаулы хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итәргә чакыра. Хәйрия акциясе социаль чараларның берсе ул.
Гуманитар ярдәмнең канцелярия товарлары, язу әсбаплары, дәфтәрләр, рәсем төшерү кирәк-яраклары, балалар иҗаты өчен наборлар (яңа сатып алынган), портфель, дәреслекләр, мәктәп формасы (яхшы сакланган яки яңа) кебек әйберләр рәвешендә китерелүе шарт.
Мәктәпкә җыену өчен кирәк-яраклар Иске Балтач авылы, Мәктәп урамы, 2/1 адресы буенча урнашкан Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтүнең төньяк районара үзәге бинасының 4нче кабинетында кабул ителә. Бәйләнеш өчен телефон: 8 (34753) 2-19-96.
Барлык гуманитар ярдәм Балтач районы буенча ведомствоара советта исәптә торган гаиләләргә юнәлтеләчәк. Акциягә 31 август көнне йомгак ясалачак. Чара тәмамлангач актив катнашканнар турындагы инфоормация урындагы матбугатта һәм Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак.
Хөрмәтле райондашлар!
Акциягә кушылуыгыз сорала.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"