Балтач таңнары
+10 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 июнь 2017, 20:48
Балалар урындагы матбугат" кухнясы" белән танышты
Бүген Сәйтәк урта мәктәбе укучылары, укытучы Фәйрүзә Хөсәенова җитәкчелегендә, "Балтач таңнары" гәзите редакциясендә экскурсиядә булдылар.
Балаларны вакытлы матбугат, ил, республика яңалыклары кызыксындырамы? Көнозоны гаджетлардан аерыла алмаган балалар яңалыклар белән бөтенләй кызыксынмыйдыр кебек тоела.
Ә алар ничегрәк кызыксына икән. Бүген Сәйтәк урта мәктәбе укучылары, укытучы Фәйрүзә Хөсәенова җитәкчелегендә, "Балтач таңнары" гәзите редакциясендә экскурсиядә булганда без моңа ышандык. Гәзит битләрендәге яңалыклар гына түгел, матбугат чараларында яңалыклар ничек барлыкка килеп, хәбәр нинди юллар үтеп гәзит укучыга килеп җиткәне дә кызыксындыра икән аларны.
Экскурсия барышында гәзитнең мөхәррире Рөстәм Вәлиев, җаваплы сәркатип Гөлнара Шәймөхәмәтова, хәбәрче Рифина Нигамәева урындагы матбугат "кухня"сы турында балаларга җентекләп сөйләде. Хискә бирелгән кайбер балалар хәбәрче өстәле артына утырып, үзләрен бер мизгелдә матбугат хезмәткәре итеп тойды хәтта.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши