Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 Май 2017, 21:37

"Аҗаган"да балтачлылар икенче урында

"Аҗаган" республика хәрби-спорт уенының төбәк этабы ярышлары тәмам.

"Аҗаган" республика хәрби-спорт уеннарының төбәк ярышлары тәмам. Бәйге Иске Балтачта бүген көнозоны дәвам итте. Үсмерләр биш ноктада үткән сынау мәйданчыкларында көчләрен һәм җитезлекләрен сынады.


Бәйге көнозоны дәвам итүгә карамастан, "Аҗаган" да катнашучылар йөзендә арыклык сизелми иде. Моны ярышларга йомгак ясаганда район Хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Хисмәтов та билгеләде.


--Без алдагы елда да очрашырбыз һәм быелгыдан да көчлерәк һәм җитезрәк командаларны ачыкларбыз. Ә бүгенге бәйге нәтиҗәләре белән һәркем канәгать булырга тиеш дип уйлыйм. Бәйгенең республика этабында катнашучыларга уңышлар телибез,--диде ул "Аҗаган"га йомгак ясаганда ясаган чыгышында.


Ә җиңүче команда билгеле. Икенче ел рәттән "Аҗаган"ның республика этабында безнең зона данын яңавыллылар яклаячак. Штәнде, Иске Тимкә, Нөркә урта мәктәпләре укучыларын берләштергән Балтач районы командасы икенче урында. Тәтешле районы командасы өченче урынны яулады.


Җиңүче командалар һәм аеруча яхшы әзерлек күрсәткән кызлар һәм егетләр район мәгариф бүлегенең һәм балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе дирекциясе Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.


Читтән килүчеләр Балтачтан бик уңай тәэссоратлар алып кайтып китте. Командалар җитәкчеләре уеннарның югары дәрәҗәдә оештырылыун билгеләде. Урындагы җитәкчеләргә рәхмәт җиткерделәр.


Безнең район үзәгенең матур урыннарында фотосессия ясаучыларны да күрергә туры килде.
Читайте нас: