Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 декабрь 2016, 16:53

„Әйдәгез инде, уйныйбыз...”

Югарыдагы сүзләрне Көндәшле урта мәктәбе укытучысы Игорь Аугенбергка укучылары көн саен әйтә. Үз фәне буенча тирән белемгә ия укытучы дәресләрендә уннан артык уен төрен куллана. Утыз өч ел дәвамында биология һәм химия фәненнән белем биргән укытучы уенны нәтиҗәле ысулларның берсе дип исәпли.

Ырынбур тарафларында хәрби бурычын үтәгәннән соң, Игорь Валерьевич Курач мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлын башлый. Читтән торып Екатеринбург дәүләт университетының биология һәм химия факультетын кызыл дипломга тәмамлый. Югары уку йорты каршында 4 ел гыйльми дәрәҗә алу өстендә эшли. Укучыларның психологик һәм физиологик үсешенә кагылышлы тикшерүләр үткәрә. Ике гыйльми эше „Вопросы психологии” журналында дөнья күрә. Кандидатлык эшен тапшыра, әмма төрле сәбәпләр белән диссертациясен яклый алмый.

Дәресләргә уен технологияләрен кертү белән ул 20 елдан артык шөгыльләнә. 2013 елда район мәгариф бүлеге белән берлектә бу мәсьәләгә бәйле брошюра чыгара. Район семинарларында бу хакта даими чыгыш ясый ул. Күрше районнарга мастер- класслар күрсәтү өчен чакырылар үзен. Биологик домино, лото, конструкция кебек уеннар куллана, әлеге дәрес җиһазларын үз куллары белән эшләгән. Дәреснең һәр этабында уен алымын кулланырга мөмкинлеген билгели укытучы, ул аларны укучының белеменә карап 4 авырлык дәрәҗәсенә бүлгән.

Югары категорияле укытучының Көндәшле урта мәктәбенә эшкә күчүенә дә —9 ел. Мөгаллим төрле конкурсларда катнашып та үзен таныта. 2013 елда „Ел укытучысы” район конкурсы җиңүчесе буларак республика күләмендәге бәйгегә юллана. Финалга чыгып, иң яхшы 5 укытучы исемлегенә керә. 2014 елда „Укытучы-мастер” республика конкурсы аңа укытучы-остаз дигән исем китерә. „Инновацион дәрес” Бөтенрусия конкурсында катнашып, беренче урын яулый.

Игорь Аугенберг беркайчан да укудан туктамый. Чит телләр белән кызыксына. 2008нче елда читтән торып Көнбатыш икътисади гуманитар университетының журналистика һәм чит телләр факультетын тәмамлый.Инглиз теле буенча да балаларга белем бирә. Бөтен предметлар буенча да уен технологияләрен кулланырга мөмкин дигән фикердә. Чөнки балалар үз куллары белән тотып, чагыштырып, эзләнеп, үзаллы, ә иң мөһиме материалны теләп эшләсә, нәтиҗә көттерми ди тәҗрибәле белгеч. Үзенчәлекле методикасы белән теләп уртаклаша. Төпкелдә яшәгән, тирән белемле, алдынгы карашлы укытучыдан үрнәк алырдай яклар күп.

Читайте нас: