Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 декабрь 2016, 17:23

Югары Карыш мәктәбендә үткәннәргә сакчыл караш яши

Габдулла Галиев (Батырша) исемендәге Югары Карыш урта мәктәбендә булганыгыз бармы сезнең?

Алты авылдан, Югары Карыштагы приюттан 145 укучы белем алган мәктәптә интернат эшли, туган як краен өйрәнү музее балдырылган. Белем учагының фойесында укучылар, биредә белем алган, танылган иҗатчыларның картиналар галереясе, Бөек Ватан сугышы елларында каһарманлык күрсәткән авылдашлары истәлекләрен мәңгеләштергән стендлар, укучыларның спортта яулаган казанышлары китергән кубоклар — һәммәсе урнаштырылган.

—Карыш җиренең данлы улы Батырша эзләрен саклаган мәктәбебезгә кунаклар эзен суытмый. Башкортстаннан гына түгел, күрше Татарстан Республикасыннан да белгечләр бездә тупланган тарихи кыйммәтләр белән даими кызыксыналар, — ди мәктәп директоры Рита Кәшфуллина.


Читайте нас: