Музей урта мәктәп бинасының өченче катында урнашкан. Биредә крайны өйрәнү, мәктәп тарихы, 1755-1756 еллардагы башкорт күтәрелеше идеологы Батырша Алиев шәхесенә багышланган, авыл тарихы белән таныштырган бүлекләр, Сугышчан һәм Хезмәт Даны заллары, “Башкортстан — туган төбәгем” дигән һәм башка бүлекләрдә бай тарихи мәгълүматлар тупланган.
Музей фонды һәм экспонатлар елдан-ел тулыланып бара.
Батырша җирендә тупланган тарихи кыйммәтләр белән кызыксынучылар күп.