Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 декабрь 2016, 17:35

ИҢ ЯХШЫ ИНША АВТОРЛАРЫ БАЛТАЧТА ИКӘН

Штәнде урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Юнир Гыймадов Республика көненә һәм Русия кино елына багышланган „Пою мою Республику” инша конкурсында республика күләмендә җиңүче дип танылды. Юнир Винер улының рус телендә язган иншасы беренче урынга чыкты. Иске Балтач 2 санлы урта мәктәбе укучысы Айгөл Фазлыеваның иҗат җимеше икенче урынга лаек дип табылды.

Юнир Винер улы— максатчан егет. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Фәссәхова әйтүенчә, Юнир Гыймадов бик тырыш, өлгер укучы. Укуда да, спортта да сынатмый. Барлык фәннәрдән яхшы билгеләргә өлгәшә. Агымдагы уку елында җәмәгать хәвефсезлеге нигезләре фәне буенча үткәрелгән олимпиадада район күләмендә җиңеп чыкты. Технология, география, физкультура буенча да район олимпиадаларында яхшы күрсәткечләргә ия. Егет спортта да сынатмый. ГТО нормаларын тапшыруда, 100 метр аралыкка йөгерүдә, граната ыргытуда, ерак арага йөгерүдә матур күрсәткечләргә ия. Айгөл да талантлы кеше бар яклап та өлгер булуын дәлилли. Ул республика конкурсында икенче урында. Мондый райондашларыбыз белән чын-чынлап горурланырлык!

Читайте нас: