Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 ноябрь 2016, 17:37

„Ярый әле интернат бар!”

Габдулла Галиев (Батырша) исемендәге Югары Карыш урта мәктәбендә агымдагы уку елында 145 укучы белем ала.

Габдулла Галиев (Батырша) исемендәге Югары Карыш урта мәктәбендә агымдагы уку елында 145 укучы белем ала. Алар Югары һәм Түбән Карыш, Анновка, Чуртанлыкүл, Зиләзекүл, Начар, Кизгәнбаш авылларыннан йөреп укый. Балаларны белем учагына йөртергә ике автобус бирелгән. Аларны ике водитель — Рәис Йосыпов белән Әнфис Ахунов хезмәтләндерә. Начар, Зиләзекүл, Кизгәнбаш авыллары укучылары өчен интернат эшли. Бу авыллардан килгән егерме үсмер чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә өйләренә кайта. Атнаның калган көннәрендә интернатта куна. Тәрбияче Гөлнара Мифтахова, төнге няня Эльвира Сәлимова гел үсмерләр янында. Дәресләрдән соң бергәләп өйгә бирелгән эшләрне эшлиләр, шахмат, шашкы уйныйлар, кичке сәгатьләрдә мәктәпнең спорт залында шөгыльләнәләр. Пешекче Земфира Хәлиуллина укучыларга төрләндереп тәмле ашлар өлгертә.

„Ярый әле интернат бар. Ерак ара үтеп көн саен йөреп уку авырга туры килер иде,” — ди райондагы бердәнбер интернатлы мәктәптә белем алучы укучылар.


Читайте нас: