Мәдәният
9 Октября , 09:53

Туган-якны өйрәнү сәгате

 Балалар китапханәсендә Башкортостан Республикасы көненә багышланган. " Хозур Башкортостан!"чарасы үтте. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Туган-якны өйрәнү сәгатеТуган-якны өйрәнү сәгате
Туган-якны өйрәнү сәгате

Барысы да курайның сихри авазларыннан башланды - башкорт моңы балаларны шуна дук туган як атмосферасына чумдырды. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, аннары республиканың дәүләт символикасын кызыксынып өйрәнделәр: флаг һәм гербны карадылар, Башкортстан гимнын тыңладылар. Китап күргәзмәсенә күзәтү аерым танып белү блогы булды. Яшь укучылар Башкортстан Республикасы Конституциясе, Бөек «Урал Батыр» эпосы, серле Шульган‑Таш мәгарәләре, башкорт халкының милли геройлары һәм төбәкнең бал байлыклары турындагы басмалар белән таныштылар. Иң кызыклы этап станцияләр буенча интеллектуаль уен булды. Балалар командаларга бүленеп, туган як турындагы сорауларга мавыгып җавап бирделәр. Биремнәр төрле булды: Башкортстан символлары, милли ашлар, музыка кораллары, Республика халыкларының бәйрәмнәре һәм, әлбәттә, атаклы «Башкортстанның җиде могҗизасы» турында. Чара «Халыклар дуслыгы»музыкаль уены белән тәмамланды. Ул барысына да якты хисләр бүләк итте һәм туган ягыбызның нинди матур һәм күпмилләтле булуын тагын бер кат искә төшерде.

Автор: