Мәдәният
28 Сентября , 04:57

Дөнья хәлләре

Балачак хатирәләре безне үткәннәргә алып кайта.  Кайчак тормыштагы кызыклы истәлекләр күңел түрендә саклана. Инде мәрхүм булган әткәемнең кызыклы хәлләре һич онытылмый.  Берничә истәлекне яңартыйм әле... (Мәзәкләр)

Дөнья хәлләреДөнья хәлләре
Дөнья хәлләре

Чебен—җан иясе

Бер көнне әнкәй тавык чүпләсә дә бетмәс хатын-кыз эшләре белән мәшгуль. Уйлаган планнары эшкә ашмаган чагы булгандыр, бәлки. Кырында тормыш иптәше дә шулай гел эшләргә тиеш кебек кабул иткәнгә ул: "Озын көн буена тик торганчы кулыңа чебен үтерү таягы тотар идең. Аз булса да чебенне кәметер идең",—дип боерды. Озын-озак уйлап тормый әткәй аңа: "Әнкәсе, син аны аңла. Җан иясен юкка чыгарып, мине гөнаһлы ясама әле, яме",—дип җавап бирде.

Суларга акты...

Моңлы җырны халык яратып кабул итте. Күпләр аны яратып җырлаган чагы. Әткәй барыбызны да оештырып, йорттагы эшне күмәкләп эшләттерә. Мактау сүзләре ишеткәч күңел күтәрелеп китә. Кемүзардан тырышып йортта эшлибез. Якында гына  күршебез кычкырып: "Кулъяулыгым икәү иде, берсе суларга акты",—дип җырлап җибәрде. Шул чакта әткәй: "Кулъяулыгыкларыңны агызып, су буенда нишләп йөрдең соң инде, күрше?"—дип аны аптыратты.

 Бала-чагага көлергә бер сәбәп кирәк инде. Без рәхәтләнеп көлешәбез. Эшне төгәлләгәч әткәй: "Булдырдыгыз, бер дә юкка Ленин юлбашчыбыз күмәк эшне яратмаган",— дип нәтиҗә ясый иде.

Булмаса тимәс иде...

Балалар күп. Йортта күпләп мал-туар асрау гадәти хәл. Сыер, башмак, сарыкларны көтүгә озатабыз, кайткач барлыйбыз. Ә тавык йортта гына тибенә. Аларны озатып, каршы аласы юк. Үзләре кетәккә керә. Ә шулай да әнкәй  кич тавыкларны япкач өйгә  борчылып керде: "Бүген тагын бер тавык юк. Чамалап кем урлаганын да аңлыйм. Әзрәк син дә әйткәләр идең ичмаса. Оятларына көч килмәсме?"—дип ризасызлыгын белдерде.

"Кемгә уйлаганыңны беләм. Ары -бире кызып китеп берне суксаң я үләр. Барныкын суя инде ул, үзенеке булмагач",—дип әнкәйне тынычландырырга тотынды. Ә үзе һич тәхатын-кызның ыгы-зыгысына кысылмас иде. Күрше-тирә белән бер дә сүзгә килеп яшәмәде...

Кайта туган оясына  

Әткәй-әнкәй еракка кунакка китте. Йортка күз-колак булып без, бала-чага калдык. Дөнья көтүне безгә ышанып тапшырдылар. Иртән торуга бикле абзардан казыбыз югалган. Кышка калдырылган инә каз. Әнкәй кайткач бар тирә-якны җентекләп эләп чыкты. Төлке-фәлән тисә йоны булса да коелып калыр иде. дип бик шикләнде. Тик кулыннан тотмагач караклыкта беркемне дә гаепләп булмый. 

Кыш узды. Ямьле язда казлар йомырка салыр вакыт җитте. Кысык сарайлардан хуҗалар казларны йортка чыгардылар. Бер көнне барыбызны да аптыратып югалган казыбыз йортыбызга очып төшмәсенме? Туып-үскән йортында бәбкә чыгарырга ниятләгәндер, күрәсең. Шулай кемдер кыш буе инә казны тәрбияләп карап чыккан. Йортка чыгару белән каз үзе бар сорауларны да хәл итеп куйды.

Гүзәл ФӘРИТОВА.

Автор:
Читайте нас