Мәдәният
30 Июля , 04:52

Иҗат илаһи көч чыганагы булды

Һәр кеше күңеле белән иң бәхетле чаклары булган урынга тартыла. Әйтерсең лә ул бәхет анда үзен гомер буе көтеп тора сыман.   Гөлназ Гыйльманованың  йөрәк түрендә ул Нөркә авылы. Үтә кадерле гомер баскычлары белән бәйле төбәк. Биредә тумаса да  бик бәхетле чаклары балачактан ук монда үрелгәнгә күрәдер...

Иҗат илаһи көч чыганагы булдыИҗат илаһи көч чыганагы булды
Иҗат илаһи көч чыганагы булды

Балачак илендә

 

БДУны тәмамлаган Нөркә авылы студенты Сталия Мозафарованы  тәгаенләү кәгазе буенча Учалы районы Ахун авылына эшкә җибәрәләр. Сыйныфташы, Иске Яхшый авылы егете Әүхәт Вәлиев кыздан калмый анда юллана. Гаилә корып, балаларга белем биреп үз көннәрен күрәләр. Гаиләләренә илаһи мәгънә өстәп кызлары Гөлназ туа. Кечкенә кыз үзен белгәннән бирле ата-аналарының җәй Нөркә авылына кайтуларын хәтерендә саклый. Матур чорда тавык чүпләсә дә эш бетәрлек түгел. Әмма йорт эшләрен башкару, җиләкләргә йөрү, авылдагы җылы аралашулар йөрәк түрендә калган. Яшь пар чит төбәктә көн күрә. Авырлыкларда булса ярдәм итәр, четерекле вакытта киңәш бирер беркем юк. Чит төбәктә гаилә таркала. Нөркәдә әнисенә кайтып күңел яраларына дәва таба Сталия. Бераздан әни кеше үз энесе Роберт янына Казахстанга   улы белән кызын алып юллана. Янәшәдә газиз кешең булу ышанычны арттыра. Боровое курорты янында урнашып Сталия мәктәпкә эшкә керә. Кызы Гөлназ һәм улы Динар балалар бакчасына йөри. Аннары Алма-Ата шәһәре янында Чембулак поселогында яшиләр. Әмма көтелмәгән сынау язмышта яңа борылыш бирә. Бик яман аллергиягә дучар булган хатынга яшәү урынын алмаштырырга врачлар киңәш итә. Таныш татар гаиләсе Төркмәнстанга күченергә тәкъдим итә. Икмәксез бераз яшәп торырга мөмкин. Ә менә сулыш алмыйча биш минут та торуы читен. Адәм баласын эчәсе суы, ашыйсы ризыгы йөртә дип әйтүләре хактыр. Каспий диңгезе буендагы Красноводск (әле Туркменбаши) шәһәрендә урнашалар. Татарстаннан килеп яшәгән ипле, тыйнак Мансур Сталия белән гаилә корып яшәп китәләр. Балаларына тәрбия, күңел җылысын кызганмый үги әтиләре. Бергәләшеп Башкортстанга ялга кайтып йөрүләре матур хатирә булып кала.

Яшьлек— сынаулы чор

Зур әнисе Хөснинур Мозафарова янына һәрчак әнисе Сталия Нурмөхәмәт кызы җәйге каникулларга улы белән кызын алып кайта. Кайда гына яшәсәләр дә тамырларын онытмас өчен бу ныклы нигез була. Төркмәнстанда хөрмәтле мөгаллимә балалар туган телен белсен өчен тырыша. Авылда телне шомарту, эшкә җәлеп итеп үстерү үз нәтиҗәләрен бирә. Гөлназ матурлыкны күреп, аңа сокланып үсәргә өйрәнә. Музыкаль мәктәптә фортепиано дәресләрен ала. Сонаталар, этюдларны яхшы уйнап остаруы һөнәр сайлаганда яхшы нигез була. Кайда гына яшәсәләр дә Гөлназ тик Уфада уку йортына керергә тиешлеген аңлый.  Музыкаль педагогия училищесына имтиханнарны яхшы тапшыра. Сталия Уфада якташы Фәрдүнә Касыймованы очрата. Аралашкач танылган остаз көз көне өстәмә тур үткәреп артистлыкка бик талантлы педагог Владимир Штейн курсын тулыландырачагын әйтә. Курчак театры өчен махсус артистлар әзерләү үзенчәлекле һәм мавыктыргыч. Бу киңәш Гөлназ өчен максатка әйләнә. Ул гомум торакта урнашып имтиханнарга әзерләнә. Башкорт телендә Рафаэль Сафинның “Сәскәләр” шигырен, Һадия Дәүләтшинаның “Ыргыз” әсәреннән өзекне һәм мәсәлне  әзерли.  Артист һөнәренә күпкырлы сәләтлеләрне алырга тырышалар. Иҗади имтиханны үткәч, кызга  җырларга тәкъдим була. Гөлназ фортепианода уйнап “Вместе весело шагать по просторам” җырын башкара. Үзен аптыратып, курсны кабул итүче укытучылар дәррәү кул чабып ала.  Сынау бу гынамы, янә абитуриент ат роленә кереп, аннары төлке булып уйнап күрсәтә. Нәтиҗәдә Гөлназ өчен театр дөньясының чаршавы ачыла башлый. Владимир Штейн рус һәм башкорт труппалары өчен артист әзерләүгә үтә җитди карый. Башкорт бүлегендә Олег Ханов— осталык дәресләрен, Гөлли Мөбәрәкова— сәхнә теле, Тамара Ходайбердина бию осталыклары серләрен өйрәтә. Иҗади шәхесләр хис дөньясына чумып, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Театрда гомум рольләргә җәлеп ителеп, сәхнәдә тамашачы күңелен әсир итәргә өйрәнәләр.

Тормыш имтиханнары...

Сәхнә утлары сүнгәч гомум торакта көндәлек эшне үзаллы алып барырга өйрәнәләр. Шулай бер өмәгә һәр студент чыга. Гомум торакта тәрәзәләрне юганда озын толымлы, зәңгәр күзле Гөлназга бер егет хәйран калып бага. Мыеклы, озын буйлы егет Исмәгыйль Гыйльманов,  югары курс студенты буларак, өмәчеләргә эш буенча сүз куша. Ул сәбәп табып аралашасы килүе генә, үзе кыздан күзен алмый. Язын чәчәк атмый калмас, ике яшь йөрәкне сөю хисе биләп ала. Очын-очка ялгап көн иткән студент чәчәк гөлләмәләре, театрга билетлар алырга да җай таба. Ирек булса күтәреп кенә йөртер иде, хәтта Гөлназ бу кадәр игътибардан бераз шөрләп тә куя. Исмәгыйль укуын тәмамлап Мәскәү өлкәсенә хезмәткә чакырыла. Исмәгыйль кыз белән бергә булу өчен законлы никах турында сүз куша. Ял вакытында егет Гөлназ белән Төркмәнстанга юллана. Яшьләргә гөрләтеп туй ясыйлар.  Рәсми гаилә корган Гөлназны ире янына Салават башкорт драма театрына эшкә тәгаенлиләр. Җитәкчесе Штейн алдынгы студенткасына зур өмет баглый, кирәк икән русча, кирәк икән башкортча уйный алган артистлар кадерле шул. Яшь белгечләрнең гаиләсендә кызлары Илгизә туа. Бала карау буенча мең мәшәкатькә чумган хатын бар сорауларны үзе хәл итәргә мәҗбүр. Чирләп нарасый интектерүе гадәти. Бала караудан тыш рольләрне оста дәрәҗәдә башкару ташка басылган таләп. Көндез һәм кичке сәгатьләрдә театрга эшкә бару, гастрольләргә йөрү  бихисап физик һәм рухи көчне ала. Ничәгә ярылырга белми өлгерү өчен җан ату мизгелләре. Артист өчен тәүлек буена көч салу зарури. Иҗат кешесенең бар нәрсәне дә йөрәге аша үткәрүе табигый. Бирешмәс өчен күңелең корычтай булырга тиеш кебек. Йөкне уртак тартканда бер хәл. Кызганычка каршы, кайчак тормыш йөге өзелеп  яраткан ярларның юлларын да аера. Озак дәвам иткән гастрольләр. Бихисап мәшәкатьләр, йөкнең күбесе хатын-кыз иңнәренә төшә... Гаилә таркала. Гөлназ әнисе янына Төркмәнстанга юллана. Абруйлы мөгаллимә кызын мәктәпкә  эшкә чакыралар. Красноводскида музыка дәресләрен уңышлы  алып бара. Зур әнисе һәм әнисе артист тик театрда эшли ала, ә укытучы авылда да, шәһәрдә дә кирәк, дип үгетлиләр. Ә икмәклек-тозлык табу өчен белгеч булырга кирәк. Гөлназ Төркмәнстанда дәүләт педагогик институтына читтән торып укырга керә. Филология факультетын уңышлы тәмамлый ул. Тик  яңа сынау һәммәсен көтә. Гөрләп торган Советлар Союзы иле 1991нче елда таркала. Чит төбәктә калып булмас, дип гаилә Башкортстанга юл ала. Тормыш иптәшен җирләгәч, Сталия  элегрәк эшләгән Учалыга кайтуны хәстәрли. Илгизә 5нче сыйныфка укырга керә. Эш эзләп шәһәр һәм район Хакимиятенә барган Гөлназ Гыйльманованы яхшы хәбәр көтә: мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары вазифасында эшләргә тәкъдим итәләр. Чараларның сценарийларын машинкада үзе җыеп, Учалы шәһәренең утыз еллыгын үткәреп югары бәһа ала. Концертларны алып бара, рәсми эшне төгәлләп өйрәнә белгеч. Ике бүлмәле фатирны ссуда алып сатып алырга җөрьәт итә Гөлназ Гыйльманова. Булдыклы хатын йөзек кашы кебек игътибар уртасында. Санэпидстанциядә баш врач урынбасары Дамир Улемаев белән гаилә корып җибәрәләр. Уллары Артур дөньяга аваз сала.  Ике бала анасы мәдәният өлкәсен калдырып торырга ниятли. 12нче Башкорт лицеенда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшен дәвам итә. Шулай да “Лабиринт” балалар театр студиясендә иҗади эшне алып бара.  Илгизә башкорт телен камил белсен өчен кызны бирегә күчерә. Әмма кылны кырыкка ярырдай итеп эшләгәндә кәеф-сафа корырга омтылган иптәше белән юллары аерыла. Балаларны тәрбияләгәндә уңай мисал мөһим бит. Тормыш тәҗрибәсе белән сыналган. Илгизә укуны тәмамлагач, артист сукмагын сайлый. Сәнгать академиясе студенты Илгизә Гыйльманова артист һөнәрен уңышлы үзләштерә. Иҗади имтиханнарны яхшы тапшырып, иҗади имтиханнарны яхшы тапшырып Уфа балалар музыкаль мәктәбендә Артур да фаготта уйнау серләрен өйрәнә.

Язмыш баскычлары

Балалар— башкалага, әнисе Нөркә авылына Гөлназның зур әнисе Хөснинур Абрар кызын карарга юллана. Учалыда берүзе калгач хатын карарга килә. Ул балаларына якын булу өчен башкалага “Нур” театрына эшкә урнаша. Бер атна эшләп, бер атна ялда булу эш графигы булган кассир эшенә Гөлназ Әүхәт кызы тәвәккәлли. Атна аралаш әнисенә кайтып, газиз кешеләрен тәрбияләргә булыша. Зур әниләре якты дөньяны калдыра. Гөлназ онык һәм кыз бурычларын авырсынмый,лаеклы үти. Иҗади юнәлештә эшләргә юл ачык. Әлегә "Нур" театрында эш графигы бик кулай булса да иҗади шәхес үз юнәлешендә эшләргә ниятли.Башкорт дәүләт  курчак театрына һөнәре буенча урнаша.

 Кечкенә тамашачыларга шатлык бүләк итү үтә кадерле мизгелләр. Коллектив белән могҗиза бүләк итү бәхеткә тиң. Гастрольләр белән Башкортстанны урап чыгалар. Гөлназ Әүхәт кызы рус һәм башкорт төркемнәрендә дә үз кеше. Ике телне камил белүе театр өчен табыш.  Олы буын вәкилләре рухи яктан көчле булуларын сызык өстенә ала әңгәмәдәшем: “Әнием аягын сындыргач врачлар консилиумы киләчәктә аның аякка басмасын белдерде. Шартлар булган шәһәр фатирында тәрбияләдек аны, әмма җәй җитү белән әнием  Сталия Нурмөхәмәт кызы сагынып  Нөркәгә кайтаруыбызны сорады. Кызым һәм киявемә чиксез рәхмәтлемен, мең мәшәкатьләрен калдырып, гел алып кайттылар. Үтенечен тыңладылар. Кызганычка каршы, газиз кешебез бераздан якты дөньяны калдырды..."

 

Якыннар  белән авырлыкларны җиңү кулай. Илаһи көч, рухи ныклылык, терәк булырдайлар үз вакыты белән мәңгелеккә китә. Гөлназ Әүхәт кызы инде үзе балалары белән янәшә булу өчен башкалада фатир алып яшәүне дөрес юл дип сайлый. Иҗат— тылсым иленә хезмәт итүгә дистә еллар багышланган. Кызы— Башкортстанның атказанган артисты Илгизә Исмәгыйль кызы Башкорт дәүләт академия драма театрында кабатланмас образлар булдыра. Артур Дамир улы Мәскәү консерваториясен тәмамлап, башкалада һөнәре буенча эшли... Гөлназ Әүхәт кызы үзе рус, башкорт, татар телләрендә ирекле аралашкан шәхес. (Күп җирләрдә яшәп, андагы халыкка рәхмәтле булып, телләрен үзләштерүе генә ни тора). Кызын һәм улын да шул мохиттә үстергән. Хәзер оныгы Ариана якын яшәгәч, рус теле белән беррәттән башкорт телен камил белсен өчен үз өлешен кертә.  Артист тырышлыгы бихисап Почёт грамоталарында, Рәхмәт хатларында чагылыш тапкан. Матурлыкны күрү бер хәл, аны булдыру өчен шактый көч, илһам кирәк. Театрдагы һәр чыгышын балалар могҗизадай кабул итүе артист өчен олы шатлык. Моңа дистә елларын сәнгатькә багышлаган шәхес үз мисалында ныклап инанган.

Фото: Башкорт дәүләт курчак театрының әдәби бүлегеннән.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас