Буш вакыт булу белән бизәнү әйберләрен эшли. Чәчне җыяр өчен төймәләр белән бизәлгән матур кайма, янә брошь, беләзек (аның үрелгән рәвештәгесе дә бар), төймә, муенсалар күз явын алырлык. Игътибар белән карасаң, алар сәйләннән, пыяладан гына түгел, ә ташлардан җыелган. Гранат, лазурит, аметист, гәрәбә һәм башкалары.
—Бу матурлыкны ясар өчен фантазия бай булуы мөһим. Эшне башкару өчен чимал да кирәк.
—Тик тормаска, эзләнергә этәрә торган шөгыль бу. Табигый ташларны, бизәнү әйбер чималын төрле сайтларда эзләп кайтару хәстәрлеген күрергә туры килә. Бизәкләрне эзлисең, кулланасың, уйдагыларны чынбарлык итәсең.
— Бу матурлыкны ясар өчен чыгымнары да күренеп тора, аны каплату өчен булса да сатарга кирәк кебек. Ярминкәләргә чыгып сатарга була, мәсәлән.
—Ул кадәр зур күләм түгел. Шулай да кеше соравы буенча эшләгән бар. Интернет челтәрләре мөмкинлек бирә хәзер, статусларга урнаштырдың исә, кемдер үзе сиңа мөрәҗәгать итә ул.
Кулыннан килгән кеше белән тик сокланырга мөмкин. Матурлыкны күңеле белән кабул итә, булдыра һәм кешеләргә өләшә икән, димәк, хатын-кыз дөнья йөзендә матурлыкны арттыра.