Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 ноябрь , 15:46

Хатын-кыз кулы белән булдырылган матурлык

Аналар көне алдыннан район мәдәният сараенда нәфислеккә  мәдхиядәй хатын-кыз кулы белән булдырылган бизәнү  әйберләрдән күргәзмә оештырылды.

Хатын-кыз кулы белән булдырылган матурлык
Хатын-кыз кулы белән булдырылган матурлык

Гөлназ Имамова төп эшеннән тыш бижутерия ясау белән шөгыльләнә.  Ул матурлык ярату белән генә чикләнми, матурлыкны булдыра да. Киптерелгән чәчәкләрне эпоксит сумалага катырып ясалган алкалар, брошь, муенсаларны  күрсәң битараф кына үтеп китеп булмый. Алкалар   игътибарны үзенә тартып тора. Һәркайсы үзенчәлекле, матур, кабатланмас.

— Иҗат өчен идеяләрне кайдан аласыз? —дип кызыксындым.

— Матурлык белән кызыксынасың, чәчәкне нигез итеп алу отышлы. Ул кабатланмас, табигать бар иткән. Калганын үзеңә эшләргә кала.  Формага сыек сумаланы салып киптергә һәм тиешенчә аны урнаштырырга кирәк. Бу мавыктыргыч эш. Аны булдыру бик кызыклы эш.

  — Иҗат күңелне күтәрүе билгеле, ә бу алкалар һәм брошьларны сатып, чыгымнарны капларга мөмкинме?

— Махсус бу эш керем өчен дә түгел. Заказлар буенча эшлим. Әзерен  сторисларга урнаштырып тәкъдим итәм, — дип  төгәллек кертте әңгәмәдәшем.

Кулы оста булган кеше тик тора алмый. Аның күңел таләбе иҗатта әйди.

Автор: Рима Валиева
Читайте нас