Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 октябрь , 15:50

Әти йорты

Бу йорт һәрвакыт җыйнаклыгы, төзеклеге белән Иске Балтачның уртасында нур сибеп утыра. Хәер, инде йорт хуҗалары күптән бакыйлыкта, Рәйсә апа белән Сәхипгәрәй абый Гәрәевның балалары үзләре аерым йорт-кура корып үзаллы тормышталар.

Әти йорты
Әти йорты

Ләкин Туган йорт төшенчәсе алар өчен кадерле, изге. Алар йортны сүндермиләр, берәм-берәм кайтып җимеш бакчаларын карыйлар, нәкъ үзләре үскәндәге кебек идән-түшәмнәрне юалар, йортка җан өрәләр. Монда гаилә хуҗаларының рухы яши.
     “Өйгә килеп кергәндә үк мин: "Исәнмесез, әти-әни",— дип исәнләшәм. Кемгәдер бу гамәл сәер тоелса да аларның булмышы монда, шушы йортта кебек тоела. Аларга булган ихтирамым, хөрмәтем чиксез”,— ди инде үзе җитмешне узган Ильяс Сахипгәрәй улы. Дүрт сәгатькә сузылган безнең әңгәмә вакытында мин традицион сорауны бирдем. Белеме, сүз байлыгы белән аерылып торган замандашның җавабы күңелгә сеңеп калырлык фәлсәфи яктан үтемле булды. “Аптырыйм мин нигезләрен акчага алыштырган бәндәләргә. Ничек инде кендек каны тамган, яшел чирәмдә аунап үскән балалык еллары хәтирәсен сатып җибәрергә?  Туган илне сату белән бер бит ул! Кайткан саен үз йортыма кайтам. Шул төбәктән изге һәм кадерле ни бар дөньяда?”— диде авылдашым.  Кайларга  китсәң дә, кайда яшәсәң дә туган җир бер генә.
   Балтач җире тормышта сәнгатькә мәхәббәт уята Ильяста. Бу тармакта эшләү өчен талант һәм интуиция кирәк.

Стәрлетамак мәдәният-агарту училищесын уңышлы тәмамлый. Монда килү күңел таләбе булган.  Һәр заманның үз осталары һәм остазлары очраган безнең якташка. Мәдәният өлкәсендә ару гына алга киткән Борай район мәдәният  йортына юллама бирәләр. Хезмәт юлын методист булып эшли башлый. Бу вакытта Борайда халык театрының даны тирә юньгә киң таралып өлгерә. Бу коллектив озак еллар колхоз-совхоз театры дип аталган. Аның җитәкчесе Рауфә Әхмәт кызының хезмәтен күпләр мактап сөйлиләр.  Аның хезмәттәшләре белән бергә эшләргә насыйп була.  Берзаман авылдашы Гыймадрислам Ульданов эшләгән чорда  ул Ильясны  театр юлы белән  китәргә чакыра. Соңыннан даны бөтен шәрек дөньясына таралган атаклы Хәмдүнә Тимергалиева белән иҗат итү бәхете тия. Фестивальгә килгән Фәрдүнә Касыймова сәхнәдәИльясны күреп укуын дәвам итәргә өнди. Сәнгать оеткысын замандашлары салган Ильяска. Инде режиссёр булу теләге яулый . Заһир Исмагыйлев исемендәге Уфа  сәнгать институтының театр бүлегенә укырга керә.

Шуңадыр ул уку еллары үзе өчен тормышның имтиханнары башы булып күзалдына баса . Курста староста, олы студентларның берсе, югары стипендия алып укый, өметле талиб  бары тик үтә яхшы билгеләр белән тәмамлый югары уку йортын. Хәзер сәнгать әһелләре арасында үз кеше булып китә. Стәрлетамак  мәдәният - агарту училищесында  укыта башлый. Тормышта шулай да була шул. Үзе укыган Стәрлетамакуку йортында 12елдан артык хезмәт сала. Нәкъ шул заманда Рида исемле берәүгә өйләнә.”Безгә әти белән әнинең, бер-берсен аңлашып яшәүләре мәхәббәт үрнәге булды. Гомер буе ихлас кешеләргә сокландым. Тормышыма бәхет, ышаныч алып килгән бу чибәркәй минем язмышыма ямь өстәде, иң якын кешем –фикердәшем, сердәшем булып яшәде, ул әле дә шулай.  Ике кыз үстердек. Алар иҗат юлында беренче ярдәмчеләрем булдылар, сикәлтәле тормыш юлында минем рухи канатларым булып дөнья көтәләр”,—ди Ильяс.
Театр “җене” аңа , бар булмышына кереп кунаклаган була. Сәхнәдә үзенең сәләтен күрсәтәсе килде . Уфага күчеп килә.  Кешенең һәрвакыт үзен күрсәтәсе, ачыласы килә бит.

.   Ике ел эшләү дәверендә ул үзен күрсәтә алган, күрәсең. 1990нчы елда иң истәлекле вакыйга була—Мәдәният министры Салават Хөрматович Әминев Ильяс Гәрәевны Туймазы шәһәренә алып килә. Тормышта да, сәнгатьтә дә “ үзгәртеп кору “ сәясәте юл алган көннәр. Нәкъ шул шаукымлы елларда Туймазыда татар театры ачылу турында Министрлар Советы карар чыгара, җитәкчеләр белән бу фарманны тормышка ашыру юлларын эзлиләр. Башкортстан татарлары өчен бу искиткеч яңалык була. “Геофизоборудование заводы” директоры шәһәрдә татар театры ачырга ризалык бирә(коллективт белән сөйләшеп).  Бу иске бинаны ремонт үткәрү башлана. Үҗәтлектә булган яңа җитәкчедә. Бер генә профессионал артист булмаган төркем белән  театр оештыра Ильяс. Кадрлар кытлыгы аптыратмый егетне, министрның ярдәме белән тулы штат расписаниесе тәстыйк   ителә.  Ремонт эшләрен күреп министр финанслауны арттыра. Җитәкчедән коллективның эш нәтиҗәсе күренә. Ильяска тәвәккәллек хас.Булачак театр бинасын яңа эшкә тотынганнар башкара.Шул ук көннәрдә репетицияләр дәвам итә.  Яшь коллектив театр сезонын Мирхәйдәр Фәйзинең   “Ак калфак” спектакле белән ачып җибәрә. Ильяс аклык- пакьлек идеясын көнүзәгенә куеп иҗат итте. Туймазы тамашачысы бик җылы кабул итә, беренче чыгышлары үзенә күрә фурор була. Традицион әйбер. Театр коллективы елның елында сезонны шушы спектакль белән башлап җибәрә .”Үз казаныбызда гына кайнап яту дөрес түгел.  Олег Закир улы Хановны чакырдык яңа әйбер куярга. Нәзим Хикмәтнең “Онытылган адәм“  спектаклен чыгардык. Музыкаль яктан Аскын кызы композитор Мәсхүдә  Шәмсетдинова бизәде.  Бу спектакль тамашачы күңеленә хуш килде. Ул безнең  репертуарның йөзек  кашына әверелде. Күп тапкырлар куйдык без аны. Чит шәһәрләрдән тамашачылар агылды. Тулы залларда эшләве җан рәхәте. Туфан Миннуллинның “ Без бит авыл малае” спектакле озак еллар репертуардан төшмәде.  Авылда урам тәрбиясе алганнар аерылып тора. Фәнәви Салиховның “Әмерхан бәрәңгесе”, Фәрдүнә Касыймова куйган Мостай Кәримнең  ”Ай  тотылган төндә” спектакльләре авыл тормышының үзенчәлекләрен ачарлык  шедеврлар буларак театр тарихында калдылар. Аларда самимилык көчле. Актёр шул сыйфатларны тамашачыга җиткерергә тиеш. Артист халкы беркатлы, ачык йөзле, сәхнә— аның стихиясе. Спектакль тамамлангач  «браво» кычкырып биш-алты минут зал алкышласа,  син канәгать, син бәхетле булып кайтып китәсең. Эшеңнең нәтиҗәсе шунда инде.  “Башкортстан кече шәһәрләр театрлары арасында без беренче тапкыр чит илгә—Төркиягә чыктык. Без кече шәһәр театрлары арасында чит илләргә гастрольләр белән  еш чыга идек. Туймазы театрын  бөтен Русия таныды,  үз итте, аның спектакльләрен көтеп алалар, фестивальләрдә коллектив Грантлар яулый башлады. Күп яшь актёрлар «Башкортстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исемгә лаек булды.” .
 Шул елларда Ильяс Сәхипгәрәй улы татар сәнгатенең Мәккәсе —Казанда  Нәкый Исәнбәтнең “ Портфель» спектаклен халыкка тәкъдим  итте. Бу язманың авторына ул тамашаны карарга насыйп булды. Мин Туймазы театрының афишасына игътибар иттем. Рекламаның күренекле урынында Нәкый Исәнбәтнең бик яңгыравыклы , тирән мәгънәле сүзләре язылган – “Татар теленең иң матуры Башкортстанда!”. Азак килеп  шуны әйтү дөрес булыр . Празат Исәнбәт (Нәкый Исәнбәтнең  улы) татар халкының күренекле шәхесе әтисе әсәрен шундый бөеклек һәм осталык  белән башкарганына бик зур бәһа бирде.Ә Празат Нәкый улы чын мәгънәсендә интеллигент, укымышлы акыл иясе, театр дөньясында атаклы шәхес. Казан җитәкчелеге Ильяс Сәхипгәрәй улы Гәрәевка “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен бирә.
 Спектакльдән соң Ильяс белән озак киңәшләштек.   “Театр тамашачыны тәрбияли,  яңа  рухи биеклеккә күтәрә, тәрбияли, сораулар куя. Ул элитарь сәнгать. Сәхнәдәге тамаша үзеңне күрергә, аңларга, андагы уңай геройлар аша үзеңне тәрбияләргә мөмкинлек бирә! Юккамыни борынгы греклар театрга йөремәгән кешеләрне шәһәрдән куганнар”.
Ильяс Сахипгәрәй улының туган йортындагы әңгәмә нәкъ шул фикерләрнең төпкелендә барды. Фәһемле уйлар тезмәсе!“ Репертуар сайлаганда  да, туган ил, авыл тормышы турындагы әсәрләрне зур теләк белән куя идем. Театрның төп вазифасы – милләтне , телне саклау. Режиссер буларак  спектакльләрем аша дөньяга пакьлек, аклык, матурлык өстәргә тырышам”.
Хәнис ХАҖИМОВ.

Автор:
Читайте нас