Балтачта сәнгатькә гашыйк, ватанпәрвәр халык яши. Нәтиҗәләр өметле. Театр сәнгате аша ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләнә. Районда "Тамаша" халык театрларының республика фестивале елдан-ел күркәм традиция буенча үтә. Укучыларыбыз Алсу Галина ("Башкорт дәүләт драма театры), Альбина Кашанова (Яшьләр театры), бертуганнар Лияна һәм Эльмир Xаертдиновлар ("Нур"театры) театрартистлары югары осталык дәрәҗәсенә ирештеләр. Мактаулы исемнәргә лаек булдылар. Киләчәктә дә зур талантка ия яшьләр сәнгатьтә үз юлын табар, дип уйлыйм.