Чара башында китапханә директоры Әлфидә Гатифовна 8 Март Халыкара хатын-кызлар уңаеннан котлады. Алып баручылар йорт учагын саклаучы Хатын-кызлар турында сөйләделәр, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау һәм ныгыту нәкъ менә хатын-кызга бирелгәнлеген ассызыкладылар. Катнашучылар интеллектуаль уеннар вакытында үзләренең зирәклек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Һәртөрле эшкә оста Эльза Гаттарова үзенең кабатланмас кул эшләнмәләрен күрсәтте. Бу чара гаҗәеп атмосфера тудырды: күңелне нечкәртерлек сүзләр һәм ихлас теләкләр яңгырады. Катнашучылар әзерләгән иҗади һәм музыкаль номерлар 8 Март бәйрәмен аеруча якты һәм истә калырлык итте. Чара җылы күңел шартларында дәвам итте.