Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 март 2025, 13:09

Әниләргә рәхмәтлебез

8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Мата авыл клубында чара үтте.

Әниләргә рәхмәтлебез
Әниләргә рәхмәтлебез

Җылы кояш нурларына төренеп язның беренче бәйрәме җитте.
Тормыш шатлык белән тулып булсын, якын кешеләр бер-берсенең кадерен белеп яшәсен. Һәркем  язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен дигән теләктә һәркем.
Күркәм бәйрәм уңаеннан клубта СВОдагы ,Чечен Республикасында  хезмәт иткән , элеге вакытта армия сафында хезмәт иткән , батырларча һәлак булган егетлэрне искә алып,аларның тормыш иптәшләрен, әниләрен чакырып, ураза аен хөрмәтләп авыз ачу мәҗлесе үткәрелде. Егетләрнең исән-сау кайтуларын , кадерле әниләргә сабырлык, дөньяларның тынычлыгын теләп догалар,мөнәҗәтләр укылды.
Укыган догалары, теләгән теләкләре кабул булып, ир-егетләр исән-сау булып туган якларына, сөйгән ярларына,аларны үстергән әти-әниләре янына кайтсыннар.

Автор:
Читайте нас