Бу чарага Мишкә, Балтач, Калтач, Стәрлетамак, Тәтешле һәм Борай районнарыннан 12 үзенчәлекле фин-угор коллективы җыелды. Бу чара бәйрәм генә түгел, төрле мәдәният вәкилләре арасында тәҗрибә һәм белем уртаклашу мәйданчыгына да әверелде. Ул Русия халыклары арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итә. Традиция буенча бу көнне карачкы, коймак һәм милли ризыклар конкурслары үткәрелде. Фестивальдә катнашучылар жюрины үзләренең фантазияләре һәм оригинальлеге белән гаҗәпләндерүдән туктамадылар. Бу бәйрәмдә "Ужара" халык фольклор ансамбле халык традицияләрен саклаган өчен номинациядә диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Фестиваль кысаларында ир-атлар арасында «Марий патыр» конкурсы узды. Алар җитезлек, көч һәм төгәллек буенча ярыштылар. Моннан тыш, ир-атлар үзләренең сәләтләрен иҗади конкурста җырлар, биюләр һәм музыка коралларында уйнап күрсәттеләр. Беренче дәрәҗә диплом белән Артур Сайпанов бүләкләнде.